Предыдущая публикация
Кемнең ничек яшәгәнен
Белеп бетермәк түгел.
Тик нигәдер, хәбәрләрнең
Яхшысын көтә күңел.
Мул тормышлы кешенең дә
Борчулары тау кадәр.
Синеке чүпкә әйләнә,
Аны тыңласаң, әгәр.
Дөньяң түгәрәкләнүгә,
Кинәт чите кителә.
Шатлыгың таудай була да,
Бер өелгәч ишелә.
Тартыласың, йолкынасың
Авырлык килгән чакта.
Һәрнәрсәнең чамасы бар,
Кара алыша акка.
Яңалык керттем, димим лә,
Язганым да бар бугай
Әнә, ачы салкыннан соң
Яңгыр ява. Хәл шулай...
Сиренә Гатиятова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1