Предыдущая публикация
Матур уйлар белән янып, яшьнәгәндә,
Иртән, шөкер, итеп торып баса алганда,
Үз күзләрең белән күккә караганда.
Борчуларың булмаганда күңелеңдә,
Сөю хисең дөрләгәндә йөрәгеңдә,
Яшәү начар була алмый берничек тә,
Минем белән торасыздыр килешеп тә?!
Яшь түгелбез, яшьләр безнең алга таба,
Көннәр, еллар, сизелми дә безгә, чаба,
Яши генә башлаган күк тик шулай да,
Тормышлар да җиңел бармый, гел уңайга.
Ә яшисе килә, авырлыкны җиңә-җиңә,
Файдам булсын кешеләргә, дия-дия...
Якыннарга, туганнарга, дусларга да,
Җан җылысын тигез итеп бүлә-бүлә.
Яшәү рәхәт, яши белеп яшәгәндә...
Раушания Гази
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев