Предыдущая публикация
Берүк өзелеп китә күрмәсен!
Сагышланган мәлем, инде тәк тә,
Моңсуланам кичен, иртәсен.
Җил искәндә агач шаулавы да,
Ник тарткалый күңел кылларын?..
Саркый җаннан сихри, серле бер моң,
Хәтерләтеп яшьлек җырларын...
Аһ, бу җилләр,
Кушылып җыр-моңнарга,
Йөз-меңнәргә телә бәгырьне.
Ә шулай да, шушы сәер җилләр,
Ни беләндер җанга кадерле.
Моңсулыгым, бәлки киткәнгәдер,
Аккошларым—шигъри дусларым.
Минем дә бит үткән гомер юлым,
Язмышына охшаш кошларның.
Кагылмагыз җилләр, бәгыремә,
Миңа сездән берни кирәкми!..
Таркалыйсыз,.. дөнья кубарасыз,
Ярсыганын белми йөрәкнең... //Роберт Сәлахиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев