Предыдущая публикация
Икәү сыман бу җир йөзендә!
Бәхет күзләреннән генә түгел,
Атлауларыннан ук сизелә.
Минем дә бит әти белән шулай
Урамнардан үткән күп иде.
Ул урамны мең кат әйләнгән бар-
Әти генә менә юк инде.
Әти белән бергә барган чакта
Кем соң сиңа тиеп карасын?!
(Тормыш кына кырыс, мәрхәмәтсез
Әтисез дә икән каласың...
Бер ир бара: кызын җитәкләгән
Икәү сыман бу җир йөзендә.
"Күз тимәсен!"- диеп караганнар
Түгел бугай җирдә мин генә:
Әтисез бит калмый кем генә?!
Алсинә Сәлахова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев