Предыдущая публикация
Нәрсә соң ул бәхет.
Зур акчамы? Әллә байлыкмы?
Дан дәрәҗәме соң, әллә инде,
Акчага сатылган намусмы?
Акча, байлык алтын белән тиңли,
Күпләр җирдә олы бәхетне.
Кемдер сата хәтта ата-анасын,
Яулар өчен алтын тәхетне.
Байлык белән күзләр томалана.
Якын-дус, туганнар онытыла.
Эти- әни инде кирәк түгел,
Нәфесләнә туган йортына.
Дан -дәрәҗә, алтын-көмешләрне,
Зур бәхеткә санап йөргәннәр.
Намус сатып, бәхетләрен үлчи,
Байлыкларын салып бизмәнгә.
//Сәлиха Гаязова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев