Пешерәсең, яндырасың, көйдерәсең.
Син берәү бит минем өчен иң-иң кайнар-
Башкалардан үзгә булып сөйдерәсең.
Син язмышта минем өчен иң татлыдыр,
Иренемдә кичә дә син, бүген дә син.
Язмыш кызык- бүләк иткән сине миңа,
Нинди бәхет өлешемә тигәнсең Син!
Минем өчен гомер буе син серледер,
Табышмак син, башваткычым, тагын кемдер.
Нинди генә чагымда да тавыш килә:
“Яратам” дип синнән генә- гелдер,гелдер.
Минем өчен син тормышым нурлысыдыр,
Иртән кояш, кичен аем бит син минем.
Кем бәхетле булмас иде бу тормышта-
Бер теләктә туса әгәр синең көнең.
Язмышымның син тәмлесе, татып туймас-
Мең кайтсам да кыйммәтләрен гомер җуймас.
Сагынуларым минутымда , мизгелләрдә,
“Юк ул синдә”,- дип әйтергә җаның кыймас.
Өлешемә син тигәнсең,бәхетемдер,
Үкенечем беркайчан да булмаячак.
Язмышларым синең белән бәйле минем,
Янәшәңдә сөю белән мин калачак.
Язларымның кыйммәтлесе синең белән-
Узды инде яшен сыман бер юл сузып.
Көтәм язлар, көтәм назлар, кабатлансын,
“Кабатлан”дип ялварамын, кулым сузып.
Безнең язмыш- кабатланмас, бердәнбердер,
Киләм сиңа “Рәхмәт” илә башым иям.
Яшәткәнгә исән чакта оҗмахларда,
“ Мин синеке гомерлеккә җаным”,-диям!
//Вазыйх Фатыйхов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев