Предыдущая публикация
Җылы сүз дә, ачык йөз дә - көткән чакта.
Ни сәбәптер ачыла шул тел дә, йөз дә,
Газиз җаннан безне ташлап киткән чакта...
Югалткачтын, озаткачтын кадер арта,
Гаҗизләнеп басып калгач гомер ярда.
Үкенечләр таудан үсә шулчак җанда,
Әллә ниләр әйтерсең күк булса янда.
Сүзнең дә бит чын кыйммәтен исән тоя,
Күңелләргә күпме җылы сүзләр сыя.
Кирәксезен әйтәбез шул күп вакытта,
Ни сәбәптер, бәгырьләрне кыя-кыя.
Яхшы сүз ул - җан азыгы, кем өчен дә,
Бу тормышта күп инандым сүз көченә!
Балдай татлы җылы сүз дә, ачык йөз дә
Исән чакта насыйп булсын һәр кешегә!
Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1