Ялгыз диеп,тамга сала күпләр,
Үзем әллә сорап алдыммы?..
Гомерем буе сөйгән ярымны,
Үзем теләп җиргә салдыммы?...
Эх кешеләр,нигә аңламыйсыз,
Тол тормышны сайлап алмыйлар!
Язмыш сукмагыннан берсе дә бит,
Үзе теләп ялгыз бармыйлар!...
Тормышлары рәхәт дисез мәллә,
Пар канатсыз калган ярларның?
Күз яшьләре аша елмаялар,..
Җан ярасы тирән аларның!!!...
Тол хатынның иңнәренә төшкән,
Тормыш йөген тарту бик авыр.
Сабыена елышып көчләр эзли,
Бәреп екмас өчен җил-давыл!
Ялгыз диеп үртәмәгез зинһар,
Аннан башка китек җаннарны!
Үз теләге белән югалтмыйлар,
Өзелеп-өзелеп сөйгән ярларны!.
Аның карашларын эзли күзләр,
Ятим калган сабый баладан!
Нәни йөрәккәен ничек саклыйк,
Төзәлмәслек авыр ярадан?!
Ятим диеп,авыз чайкамагыз,
Ятим булып тумый сабыйлар!
Гомер узып,үсеп җиткәч кенә,
Ни булганын алар аңлыйлар!
Тол ханынның,ятим сабыйларның,
Каргышларын җыя күрмәгез.
Җем-җем итеп янган йолдыз сыман,
Көтмәгәндә мәгәр сүнмәгез.
Зур гөнаһлар ала күрмәгез!!
//Халидә Асхадуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19
"Ялгызларнын
хәлен сорамагыз"
Ялгызларнын хәлен сорамагыз
Ялгызларнын хәлен тынламый.
Ялгызларнын хәлен ялгыз анлый
Ялгызларнын хәлен Төн алмый.
Ялгызларнын хәле көндэ шулай
Төннэр житкэч кинәт узгәрә.
Көндез эше янда кеше булса
Кичлэр житкэч ничек тузәргә.
Ялгызларнын хәлен Мин сорамыйм
Эчтән анлыйм никтер узлэрен.
Парлы булганнар бит анламаслар
Ялгызларнын яшьле кузлэрен.
Ялгыз диеп карамагыз зинхар
Ялгыз калсаларда бәхеттэн.
Ялгыз хәлен ялгыз гына анлар
Төшкэн алар парлы тәхеттән.
Ялгызларнын хәлен белим дисән
Бул Син зинхар анын янында.
Хәле булса узе сөйләр бәлким
Ялгызлыкнын ачы танында.
Ялгызларнын хәлен бары ялгыз белә
Ялгыз керә хәлен анларга.
Хәр Төн елап, сагынып гөмер уза
Хэр төн узгач туа таннарда.
Ялгызларнын хәлен белер өчен
Ялгыз керә хәлен анларга.
...ЕщёЯраткан апаларым ялгыз калгач туган шушы тезмә юлларымны ялгыз калганнарнын хәлен анлар очен җибәрәм укучы дусларым рәхим итеп укыгыз. Берук аллах раббым Ялгыз итмә парлы гәйләләрнедә парсызныда ялгыз калдырма....
"Ялгызларнын
хәлен сорамагыз"
Ялгызларнын хәлен сорамагыз
Ялгызларнын хәлен тынламый.
Ялгызларнын хәлен ялгыз анлый
Ялгызларнын хәлен Төн алмый.
Ялгызларнын хәле көндэ шулай
Төннэр житкэч кинәт узгәрә.
Көндез эше янда кеше булса
Кичлэр житкэч ничек тузәргә.
Ялгызларнын хәлен Мин сорамыйм
Эчтән анлыйм никтер узлэрен.
Парлы булганнар бит анламаслар
Ялгызларнын яшьле кузлэрен.
Ялгыз диеп карамагыз зинхар
Ялгыз калсаларда бәхеттэн.
Ялгыз хәлен ялгыз гына анлар
Төшкэн алар парлы тәхеттән.
Ялгызларнын хәлен белим дисән
Бул Син зинхар анын янында.
Хәле булса узе сөйләр бәлким
Ялгызлыкнын ачы танында.
Ялгызларнын хәлен бары ялгыз белә
Ялгыз керә хәлен анларга.
Хәр Төн елап, сагынып гөмер уза
Хэр төн узгач туа таннарда.
Ялгызларнын хәлен белер өчен
Ялгыз керә хәлен анларга.
Куз яшьләрен әе сортә сортә
Ялгыз керә иртүк таннарда
6 май.2024ел Ринат Эхмэдиев