Предыдущая публикация
Шөкер итик монысы булганга,
Икәү булмый – берсен яшик
Йөзә белми китмик тирәнгә.
Күп кирәкме әдәм баласына
Күкрәгендә телер икмәге,
Яшең баргач –исәнлеге,
Кире китеп аксар бер мәле.
Балаларың куандырса-
Үзе татып яшәү тәмнәрен,
Янда булса якын кешең
Башың сыйпап авыр мәлләрен.
Эшең булса җан яраткан
Хезмәт итеп яшәү чыганак,
Кайтуыңа ярын каршы алса
Дөнья матур, шундый түгәрәк.
Кешеләргә күп кирәкме?
Дуслар булса исең китәрлек,
Яшәү матур, сокландыргыч!
Матур үтик, барып җитәрлек.
Айрат Мәһәдиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев