Элу,эдэм бульнисен бир эле.... Хэерле кон белэн узегезне . Экеренгенэ июль аенда башлап жибэрдек. Авылларда могаен печэн осте башланадыр инде? Кем урман аланнарынан,кем полоса крыйларыннан,кем каян печэн таба,шуннан чаба торгандыр? Элек аерым болыннар бар иде шикелле,урманнарда участоклар. Белмим хэзер алай тугелдер инде? Белеп эйтуем тугел.
Бугенге сузем элекеге совет телефоннары хакында дип эйтсэмдэ буладыр.
Житмешенче еллар. Безнен авылда,Кече Этнэдэ телефон мэктэптэ бар иде,мэктэп ябылганчы. Аннары фермада каравыл оендэ..
Ойлэрдэ телефон булганын хэтерлэмим.
Ул елларда ул телефоннын кирэгедэ шулкадэргенэ иде. Этнэдэ топ коммутатар! Башта трубканы алып ручкасыннан борасын эле,шалтыратасын ике оч тапкыр. Эле була шундый вакыт топ коммутатор жавап бирми. Чонки курэсен хэрбер звоноккада жавап биреп олгерэ алмый курэсен? Чонки Этнэ коммутаторына тирэ як авыллардан шулай ук шалтыраталар,.Аннары теге яктан сурэнгенэ ,,Элу дигэн тавыш ишетелэ,бу дежурный инде,оператор хэзергечэ. Жаным мина эптикне тоташтыр эле, Хэй бабаегызга дару кирэк иде бик срочногына,бармы икэн дип сорамакчы идем,бу Гайшэ эбиегез эле дип узенен кемлеген игьлан итэ. Гэйшэ эбине анда операторлар белэлэр инде,берсузсезгенэ Этнэнен аптекасын тоташтыралар. Гэйшэ эби нэкьтэ оч минут сойлэшэ. Дару мэсьэлэсе унай хэл ителэ!
Менэ бер заман кондезен бу телефоннан телефонны зыр,зыр китереп Хэсэн бабай шалтырата. Элу,Центральний,теге хайван бульнисен бирегез эле, Хэтиптэн сорармын дигэн идем,бу Ящур дигэн,аннары Лишай дигэн чирлэр хакында. Хэсэн бабай беренче ботендонья сугышында катнашкан,Николай патшаны личный кургэн. Аннары Петроградта революциядэ катнашкан, боек юлбашчы Владимир Ильич Ленинны кургэн,анын белэн хаттэ сойлэшергэ вакытта тапкан.
Хайван больницасында ул елларда баш врач булып Хэтип исемле абый эшлэде. Аннары Этнэдэ техникум ачылгач анын директоры булып эшлэде.
Чонки бу вакытта авылларда карантин игьлан итте ветотдел! Ящур бар иде ,кайсебер авылларда. Кече Этнэдэ булганын хэтерлэмим.
Аннары кайсевакыт ул телефон белэн сойлэшергэ дип авыл апайлары килэлэр иделэр. Алар куберэк Этнэгэ, больницага шалтыраталар иделэр. Врач Хэфизэ принимать итэме икэн? Аннары балалар врачы Рэхилэ эле отпускага китмэдеме икэн,?
Телефонны алып шалтыраталарда,,Элу,адэм бульнисен бир эле ,дип оператордан больница белэн тоташтыруларын сорыйлар. Билгеле инде ул операторлар кем кайсе авылдан шалтыра,кая шалтырата,нинди сораулар белэн шалтырата,. Алар очен бу секрет тугел иде!
Хэзер бу телефоннар могаен тарих музейларындагынадыр?Э бит заманында ботен хэллэрне дэ бу телефон аша белэлэр иделэр.
Менэ шундый телефоннар алар бик зур роль уйнадылар халык тормышында! .........
Хэзергэ саубуллашыйк инде!
Язды моны авыл абзые!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1