-3
(Дәвамы. Башы алдагы көннәрдә куелды)
Тормыш ул чакта тоташ куркудан гына торгандай була. Шул курку, дүрт айдан соң беренче тапкыр очрашкач, Азалияне кочакларга да ирек бирми. «Балалар – инфекция чыганагы, сакланыгыз», – дип, гел әйтеп торгач соң… Алар бер-берсенә әкренләп якынаялар.
Казан аэропортында Ландышны туганнары ул көнне чәчәкләр, шарлар белән каршы ала. Күз яшьле очрашу була ул. Ә Камил аны алырга Питерга ук килә. Камил... Соңгы елдагы иң зур йөрәк ярасы... Ун көннән алар никах укыталар. Ә тагын бер айдан ире Ландышның үзен генә калдырып китеп бара...
– Иң авыры беренче айлар булды. Әле тәндәге җәрәхәтләр дә төзәлеп бетмәгән. Инвалидлык алу өчен документлар җыярга кирәк. Табиблар әллә аңламый, әллә аңларга теләми. Минеке кебек диагнозлы кешеләр Казанда юк дисәм дә була. 12 яшьлек бер баладан кала. Тормыш бөтен яклап үзгәрде. Булдыра алганга караганда, булдыра алмаганнар күбрәк. Эшкә чыгу турында уйлый да алмыйм. Бу аппарат белән ничек яшәргә? Гомумән, ничек яшәргә? Иремә дә кирәкмим булып чыктым. Яңа ел алдыннан кушылып карасак та, гыйнвар ахырында ул кабат китте... Бу авыр уйлар кочагыннан котылу җиңел булмады... Әмма миңа ничек тә тернәкләнергә, дөресрәге, яңача яшәргә өйрәнергә кирәк иде...
Иңенә аскан өч килограммлы сумканы азга гына да читкә куеп тора алмый Ландыш. Сумка эчендә – миникомпьютер: ул йөрәкнең, помпаның ничек эшләгәнен һәрдаим күрсәтеп тора. Тагын – ике аккумулятор: алар йөрәккә урнаштырылган помпаны электр көчәне-ше белән тәэмин итеп торалар. Помпадан – кечкенә мотордан чыккан шнурның бер очы Ландыш йөрәгенең сул як карынчыгына, икенчесе аортага тоташкан. Помпа сул як карынчык эшен башкара: кислород белән баетылган канны аортага куа, ә аортадан кан инде тәннең башка өлешләренә китә. «Сез помпаның ничек эшләгәнен тоя аласыз. Бу – нормаль күренеш» диелгән инструкциядә.
– Күрәсез, бөтен тормышым шушы аппаратка бәйләнгән. Кайчан телим, шунда өйдән чыгып китә алмыйм. Помпаны эшләтә торган батареяларның зарядкасы бетә башласа, алар баягы кебек тавыш бирә. Димәк, алыштырырга вакыт җиткән. Дөрес, сигнал биргәннән соң күпмедер резерв бар әле.
Беркөнне Азалия белән кибеткә чыктык. «Әнием, ишетмисеңмени, аппаратың кычкыра бит», – ди. Кирәк әйберне алдык та, кайтабыз. Ә аппарат һаман кычкыра... Азалия: «Әнием, мин борчылам», – ди. Ул-бу була калса, нишләргә, кая шалтыратырга икәнен белә ул. Сумка эчендәге кәгазь битендә барысы да язылган: диагнозым, нинди дарулар эчүем, нинди препаратлар ярамавы... Аппаратсыз мине хастаханәгә алып китәләр икән, ул сүнсә, мин дә сүнәчәкмен... Болар өстенә, билгеле бер вакытта мин көн дә эчәргә тиешле дарулар бар, тагын көн саен үз-үземә перевязка ясарга тиешмен... Минем хәзер машина йөртә алмаганымны, бик тиз арыганымны Азалия белә. Без аның белән сөйләштек: ул әлегә бассейнга да, театр түгәрәгенә дә йөрмәячәк. Алар урынына мәктәптә булган түгәрәкләрне – каратэ, биюне сайлады. Рюкзагын да үзе күтәрә...
Операциядән соң бер ел да дүрт ай вакыт узган. УЗИ нәтиҗәләре Ландышка сөенечле хәбәр алып килмәгән: йөрәгендә үзгәрешләр юк. Трансплантациягә әзерләнегез дигәннәр... Помпа белән авырулар 3–5 ел йөри, ә аннары йөрәк күчереп утыртырга кирәк. Тик яңа йөрәк тә озак яшәү дигән сүз түгел. Статистика 10–15 ел вәгъдә итә. Бу – барысы да әйбәт булганда. Ландыш әле трансплантациягә чиратка басмаган. «Үземә билгеле бер срок куйган кебек бит», – ди...
Ә әлегә...Әлегә ул яши! ЯШИ!
– Куркып яшәүдән арыдым. Үлемнән... Хәлем начарланудан... Ә бәлки бүген соңгы көнемдер, ә бәлки иртән инде уянмам, дип уйлаудан. Мин хәзер тормыштагы кечкенә генә шатлыкларны зур итеп кабул итәм. Һәр яңа көнем – яңа гомер кебек. Иртән уянам да куанам. Азалия авырганда башкаларның ярдәмен бик тойдым. Операция вакытында ничә кеше кан гына бирде кызыма?! Бер белмәгән, таныш түгел кешеләр... Шуңа күрә соңгы елларда булдыра алганча гел кемнәргәдер ярдәм итәргә тырышып яшәдем. Бушлай мастер-класслар уздырдым. Республика балалар клиник хастаханәсе янында эшләүче «Роналд Макдоналд йорты»на ничә тапкыр прическалар ясарга гына бардым. Без ул йортта Азалия белән үзебез дә торган идек... Балалар йортында макияж буенча курслар оештырдым... Хәзер менә тирә-юнемдә яхшы кешеләр артты! Миңа ничек булса да ярдәм итәргә, сөендерергә тырышалар. Әти-әниемә, апам гаиләсенә, туганнарыма мең рәхмәтлемен – алардан соңгы вакытта күргән яхшылыкны сөйләп тә бетерә алмам...
Санкт-Петербург табибларына да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яза алам. Җавап бирәләр!.. Синең белән шушы хәл булды да, гомернең кадере артты, бүген яшәргә кирәген аңладык: киләчәккә калдырган проектларга хәзер үк тотындык, диючеләр бар... Мин өйдә торгач, Азалиягә рәхәт – аңа күбрәк игътибар бирә алам. Икәү киләчәк турында хыялланабыз... Дөньяга үпкәләп яшәргә теләмим. Тормышымны гел көрәш дип тә уйлыйсым килми... Мин яшим: тортлар ясыйм, карабодай оны сатып алдым – ипи пешерергә өйрәнәсем килә, кызыклы видеолар төшерәм...
...Ә хәзер бер генә минутка тагын йөрәгегезне тыңлагыз. Катырак тибәме? Ландышның соңгы сүзләре, димәк, аңа барып җиткән: бүген яшәргә кирәк! Хәзер! Шушы минутта!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 30