5 тиен...... Хэерле кичлэр сезгэ,
Менэ экеренгенэ кухняга чыктым да,остэл артына утырып/билгеле инвалид.коляскада элегэ/сезнен группага кердем ин беренче. Алай бик башка группааларга кергэнем юк..
Буген эле иртэн куптэн инде ишекнен бусага тобендэ яткан кугэреп беткэн 5тиен акчага кузем тоште. Кайчандыр Светлана салып куйган иде,,за удачи,за счастье,,дип.
Шул сэбэпледер инде балачаклар ,житмешенче еллар искэ тоште. Экеренгенэ уткэннэрне барлап утырам. 1968 елнын кышы иде ахырысы безнен курше абыйны Казанга Татвоенкоматка чакырдылар,Этнэ авыл советы аша. Корбанов дигэн абый пред иде,секретаре Нурия апай.
Ярар,иртэгесен курше абый Кызыл йолдыз орденын костюмына тагып,тагын берничэ медален сугыштагы батырлыклары очен бирелгэн!
Ике коннэн ниндидер грузовой машина белэн курше абый инвалидлар очен ясалган беренче выпуск кечкенэгенэ машина алып кайтты! Энэ теге кинода Никулин,Вицин,Горбунов уйнаганда курсэтэлэр бит эле кечкенэ драндулит ,менэ шундый машина. Маркаларын белмим. Дрылдап кабына,птер,птер йори инде. Шундый машина. Авылда бергенэ машина иде ул. Ул елларда вовще беркемдэ дэ берниндидэ машиналарда,мотоциклларда юк иде. Хотя аннары куршедэ яшэгэн Рэжэп абый житмешенче еллар тирэсендэ утыз тиенлек лоторея билетына,Кече Этнэ кибетеннэн сдачага алган билетка ,,Урал,,мотоциклы отты!
Аннары житмеш икенче еллар тирэсендэ ике комбайнчыга тоже ,,Жигули,,машинасы бирделэр,,однерка,,! Яхшы эшлэгэннэре очен дип. Берсе Наил абый/авылда таз Наил,,диялэр иделэр. Икенчесе Гайфуллин Нурулла абый,курше абыйнын абыйсынын малае.
Ярар,сузем бит эле 5тиен хакында.
Жэй башы житкэч курше абые менэ шул драндулиты белэн авыл кибетенэ тошэргэ уйлады. Кибет аргы якта,Хисматуллин Хэйрулла абыйларга каршы. Хэйрулла абый коммунист,сугыш чорында пред сельсовета булган кеше!
Мине дэ узе белэн алды,чонки тагын бер кечкенэгенэ урын каралган пассажирлар очен! Ярар,,купер тобенэ генэ тошеп житкэн иде,кылт итеп теге драндулит сунде! Инде ниэшлэргэ,эле бит курше абые бергенэ аяклы,икенчесе агач аяк. Аннары бит ул шоферда тугел. Дорес Казанда машина биргэндэ права биргэннэр,эзерэк анлатканнар ничек йорергэ.
Кире таудан тартып менэргэ рэдем тракторда юк,берниндидэ машина. Курше абые эйтэ., Дамир,бар инде булмаса Вэхэп малайларын чакыр,тагын берничэ малайны,бу драндулитны машинаны таудан этеп менэргэ кирэк ойгэ хатле ди. Акча бирэм ди,бушка тугел.
Эзерэктэн бер унлап малай инде курше абыйнын легендарный машинасын купер тобеннэн ойгэ этеп менгереп куйдылар! Сузендэ торды малай саен 5 тиен акча олэште,кинога дип! Авылда кино куючы Гарифулла абый иде,гомере буе кино курсэтте. Кече Этнэдэ,Шэкэнэчтэ,Дусымда,тагын берничэ авылда,тогэлгенэ эйтэ алмыйм!
Мондый случайлар куп булды,машинаны таудан этеп мену. Хэрвакыт такса 5 тиен!
Аннары вакыт узу белэн ул машинаны спесэть иттелэр,курше абыйга Казаннан икенче машина бирделэр,,Запорожец,,дигэн. Бу хакта икенче язмада инде,икенче истэлеклэрдэ!........
Хэзергэ саубуллашыйк инде.
Язды моны авыл абзые!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4