Аның миңа беркайчан да иркәләп сүз әйткәне булмады. Мин аңа күтәрелеп карарга да курка идем. Әгәр нәрсәдер ошамаса, әти мине каеш белән дә, чыбыркы белән дә ярды. Абыема авыр сүз дә әйткәне булмады. Мин үземне иң начар, сөюгә, матур сүзләргә хакы булмаган кеше, дип үстем.
Шуңа күрә 17 яшемдә, үземнән ун яшькә олы егет карагач, башымны югалттым. Аңа кияүгә чыктым. Ирем еш эчә иде. Авырга калгач, исәпкә басарга барган идем, миндә берничә җенси авыру да таптылар. Шул вакыттагы оят кичергәнем! Иремнең йөргәнен сизә-белә идем. Чөнки таңда эчке киемсез, исереп кайтып яткан чаклары еш булды. Аннан ул мине кыйный башлады. Әтидән тукмалып өйрәнгәч, шулай кирәк икән, дип уйлап, түзеп яшәдем.
Кызыма өч яшь булганда ирем аны да сугып очырды. Шунда гына акылыма килдем. Кызымның минем кебек тәмугта яшәвен теләмәдем. Һәм аерылдым. Хәзер ялгызым яшим. Кызыма 19 яшь. Ул берәр егет белән йөри башласа, кызганам, ярсып елыйм һәм котым оча. Менә шундый авыру итте мине әти дигән кеше.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 49
Молодец, башыгыз котылгач!
Кыз бала озакламый, үз тиңен табар. Яхшы кеше булсын.
Картаймас кеше юк. Бусагага килер көне алда әле, ул ир дигән имгәкнең. Күп примерлар бар дөньяда.