Ә иң мөһиме - Ай Тулы бүген!Чәчтарашханәгә бару һәм чәчне тәрбияләү өчен иң кулай көн! Ярты сәгать вакытыгызны җәлләми, тамыр җыеп калуыгызны өндәп язам. Битараф калмассыз дип уйлыйм!Ковидтан соң чәче коелган кешеләр өчен бу - бушлай, табигый, алыштыргысыз дәва!
КЫЗЫМ, СИҢА ӘЙТӘМ – КИЛЕНЕМ СИН ТЫҢЛА
Хөрмәтле якташларым – чибәр туташлар, сөйкемле ханымнар, ягымлы апалар һәм күркәм әбиләр! Ихтимал, күпләрегез, кайчан да булса, озын чәч үстерү турында хыялланмый калмагандыр?! Бәлки, бу матурлык тумыштан бирелеп, чәчегезне кызганмый кыркыгансыздыр?! Мин үзем, калын толымлы иптәш кызларыма, һәрвакыт көнләшеп карадым. Партадашым Алсуның, укытучы сөйләгәндә, үргән толымын партага салып, атлас яки капрон тасмасын бер сүтеп, бер бәйләп уйнавына, шулкадәр кызыгып карап утыра идем. Чәчемне бер тапкыр кистермәсәм дә, унынчы сыйныфны бетереп чыкканда, озынлыгы җилкәдән узмады. Югыйсә, әнкәй белән әткәйнең чәчләренә карап сокланырлык иде!
Авылдан чыгып китүгә, модадан калышмаска тырышып, “химия” белән көдрәләтеп, төрле буяулар белән “тәҗрибә” ясап, юньле-рәтле үсмәгән чәчем бөтенләй коелып, сирәгәйде. “Малайларча” кистереп ташладым һәм бик күп еллар шуны кулай күреп, аңа тугрылыклы булып яшәдем. Бергә аралашкан бик күп танышларым, мине бары тик шул рәвешле күзаллапмы, хәзер күреп аптырыйлар. Кайберсе астан төрттереп:
-Себердә яшәгәч, акчаңны куяр урын табалмыйсың, ә? Кыйммәткә төшкәндер инде бу – чәчеңне “үстертү”, – диләр, чәчтарашханәдә махсус җилем белән ябыштырткан дип уйлап.
-Ююююк, - мәйтәм, - үземнеке! Менә тотып, тартып, өзеп кара... – дип, серле елмайгач, ышанмыйча:
-Ярар, ярар, беләм инде,.. хәзер күбесе шундый ясалма чәч йөртә. Сиңа болай килешәрәк,.. ату йөри идең кыркылган мал сыман, - дип көләләр.
Күпләр исә, чәчемнең кинәт үсеп, калынаюын, Себергә күчеп китү белән бәйли. “Андагы су һәм һава килешкән, шулар уңай шарт тудыра торгандыр”, – диләр. Белмим, бәлки күпмедер, аның йогынтысы булуы да ихтимал. Анда су – искиткеч йомшак! Сабынны кулдан юып бетереп булмый. Башны шампуньсыз гына юсаң да, чәч чистара һәм сибелеп тора. Ләкин килгән мәлне бик нык коелып интектерде. Очраклы рәвештә, бик кирәкле мәгълүматкә тап булдым һәм шул минем чәчемнең терелеп, сәламәтләнүенә китерде. Сәбәбе, Туган ягымда гөрләп үскән – ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫ!!!
Себердә кулга эләккән бу китапта, бик кызыклы вакыйга бәян ителгән иде. “Элек, артистлар төркеме авылга килгәндә, аларны кешеләргә таратып урнаштыра торган булганнар. Бер егетне ялгыз әбигә кертәләр.
Әби аның чибәрлегенә сокланып:
-Балам, үзең бик яшьсең, үзең пеләш,.. ник алай кырдырдың чәчеңне? – дигәненә, егет:
-Мин үзем теләп алмадым шул аны, кечкенә чакта каты чирдән соң коелган һәм башка чәч үскәне юк, –ди.
-Әрекмән тамыры белән ю син башыңны, улым, чәч, булган җиргә чыкмый калмый ул, барыбер бераз үсәр... – дип, киңәш бирә карчык.
Күпмедер вакытлар узгач, әбигә ишек шакып, бер ир килеп керә. Исәнләшә, хәл-әхвәл сораша һәм өстәлгә күчтәнәчләр тезә башлый.
-Танымыйм ич, балам, кем буласың син? – ди карчык, аптырап.
-Хәтерлисезме, өч ел элек, мин сездә кунып чыктым. Пеләш идем, билгеле... Ә хәзер, күрәсезме, миндә – нинди шевелюра?! Җитмәсә – көдрә! – ди, кара чәчләрен сыйпап”
Мин шушы мәкаләне укыгач, шампунь кулланмый башладым. Җәен күпләп әрекмән тамырын казып алып, тәгәрмәчләп турап киптерәм һәм ел әйләнәсе чәчемне шуның төнәтмәсе белән юам. Төнәтмә ясау өчен бер литр кайнар суга бер учлап кипкән тамыр салып, ярты сәгать ябып тотам да соңнан 15 минут кайнатып алам. Сөзеп, табактагы җылымса суга өстим һәм чәчне озак кына шул суда юам. Башка берни белән дә чайкамыйм.
СЕНТЯБРЬ айларында әзерләнгән чималны да хуп күрәм. Бу чорда тамыр бик сусыл, йомшак һәм ап-ак була. Хәзер балалар, туганнар, күршеләр – күбесе шул тамырны куллана. Нәтиҗәсе ике-өч айдан сизелә башлый. Чәч калыная төшә, коелмый һәм елкылдап тора.
Чәчем билдән түбән булса да, һәр айны, Ай Тулы булган көнне генә (бу организмдагы энергияның ташып түгелү чоры) аны кистерәм. Монысы да бик әһәмиятле, чөнки чәчнең очларына җыелган бөтен начар, авыр энергияне “кисеп” ташлау, тәнгә сәламәтлек, көч, рәхәтлек өсти. Узганнардагы, кирәкмәгән мәгълүмат белән тулы җан, җиңел сулап куя! Чәч яңа тормыш башлап, матурлана, яшәрә, куера, яхшырак үсә башлый.
Кызым, киленнәрем чәчләрен шушы ысул белән тәрбиялиләр, дәвалыйлар. Файдасын күреп, бу искиткеч тәбигый “шампуньны”, иптәшләренә дә тәкъдим итәләр. Кызымның чәче, минекеннән дә озынрак. Бернинди буяулар, бигудилар кулланмый, хәтта фен белән киптерми. “Чәчем – минем горурлыгым!” – дип, карап, сәламәтләндереп кенә тора.
Матур, озын, калын чәч – хатын-кызны бизи. Анда-монда барганда, әллә нинди үремнәр ясап та, өеп, таратып кеше аптыратып була. Кыска чәчне ничек кенә боргалама, гадәти алымнардан ерак китеп булмый.
Укучыларга әйтәсе килгән сүзем шул! Бу язмамны – “Әрекмән белән көрәшү” рекламасы дип, кабул итмәгез тагын! Мин мәкаләмне мактанып, үземә игътибар иттерергә тырышып та язмадым. Андый вакытлар узган инде! Мин күптән әби, оныкларым бар, Аллага Шөкер! Әгәр, сезнең дә елкылдап торган, озын чәчле, матур әби булып каласыгыз килә икән, һичшиксез, минем сүзләргә колак салырсыз дип уйлыйм.
©Миләш
P.S. Фотода үземнең чәч, Себердә яшәгән чакта төшелгән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 22
Бик кәрәкле кәңәшләр .
Рәхмәт һезгә .
Сәстең үсеүенә кешенең ни менән туқланыуы ла тәсьир итәзер тип уйлайым