Ә бит кыз бала да үз тормышын үзе хәл итә, ничек борсаң, шулай була. Мин үз тормышымнан мисал китерим әле. Әгәр дә үзем әрсез, үҗәт булмасам, мин бер дигән кеше белән яшәмәгән булыр идем. Мактануым арттыруым түгел, дөресе шул. Алайса кызлар ялындырган булалар. Яхшы егет табасың икән, ябыш инде тизрәк! Җаен тап! Мин кызларыма шулай өйрәтәм. Аның исереге, булдыксызы, комы коелганчы гүләйт итүче ирләре белән дөнья тулган. Лучше аерым яшә! Нәрсәгә алар? Беренчедән: исәнлегең бетә. Икенчедән андыйлар башыңны гына түгел, ашыңны да ашыйлар. Зарплатаңны ашарга да күп сорамыйлар. Өченчедән, кемнеңдер рәтсез улы өчен ник газиз әниең кадерләп үстергән кыз бала интегергә тиеш?
Ярар үз тормышымны сөйлим әле. Исерек әтидән туеп, авылга кайттык без. Әти белән әни аерылыштылар. Тик ике ел артык әти үзе генә яшәгәч, эчеп үлде. Әни квартира өчен шәһәргә китте, ә мин әби янында калдым. Әтинең подъездда исерек дуслары белән эчүе үзәккә үттеме, авылны сайладым, үкенмим дә. Күрше авылга кибеткә эшкә кердем. Беренче клубка чыккан көнне үк бер егет озатып кайтты. Икенче көнне бу бераз аракы эчкән, күп түгел. Юлыңа ак җәймә дидем, тагын бер артымнан кайтканны күрсәм, әбинең каз саклый торган таягы белән тотып ярам дидем. Килмәде. Кибеткә апалар күп килә, бер апа белән секретничать итә башладык. Минәйтәм әйбәт, эчми торган, тормыш алып бара торган егет бармы дим. Бу сразу бер егетне әйтте. Әйбәт тәртипле, тырыш, эчми диде. Үзенең кызы аша таныштырды, шул егет белән дуслашып киттек. Очраша торган кызы бар икән, шәһәрдә апалары бар, шунда барып кайткалый, кызы белән очраша. Үзе әйбәт егет ел ярым эчендә бер тапкыр эчкәнен күрмәдем. Кыюсызлыгы бар, анысын гына төзәтеп була. Эшли, эштән соң да тик ятмый, кемгәдер бүлмә ишекләре ясый, электр уты кертә. Районнан квартира алган. Эше буенча районга еш бара. Мин бер тапкыр әрсезләнеп аның белән районга бардым. Әйдә минәйтәм квартираңны күрсәт әле, киләчәктә квартира аласы идем дим. Квартирага кергәндә вино алдырдым. Югыйсә спиртлы эчемлек исен дә җенем сөйми. Әти белән дә үзәккә үтте. Мин специально бу квартирадан файдаланып... аныкы булдым. Әйе, специально! Балага узганымны белгәч, әйттем. Гинекологтан справка алдым. Икеләнде егетем, юк бала үзенеке дип түгел, ә шәһәрдә кызым бар бит, ди. Шуннан күренми башлады. Миндә аптырап тормадым озын калын таяк (безнең якларда карлау диләр) шуның белән капка кыйнадым. "Чык, мин йөкле!" дидем. Чыкты әнисе, әтисе, егет үзе, справка күрсәттем. Икенче көнне никах укыттык. Шулай итеп кияүгә чыктым. Менә 19 ел яшибез. Күз тимәсен, ике кызыбыз бар. Эчкәне дә юк, гүләйт иткәне дә, шакып куйыйк. Кибеттән киттем, бергә эшлибез, 24 сәгать бергә. Шәһәргә әни янына баргач, бергә мәктәптә укыган классташ кызларны күрәм, күбесе аерылган, сәбәпләре төрле, чамалыйсыздыр инде, яхшы ирдән аерылмыйлар. Мин ирләренең эчеп, гүләйт итеп туйганын, кыйнаганын сабыр итеп көткән хатыннарга шаккатам. Нәрсә өчен? Нәрсәгә кирәк андыйлар? Бер генә тапкыр яшибез бит. Без дөньяга эчкече белән гомер кичерергә килгәнме әллә? Әнине дә гел ачуландым. Эчкечене көйлә, аның өчен акча эшлә, балаларын үстер, кем ул шулкадәр? Миңемчә һәрбер кеше үз язмышын үзе төзи. Ә мин үз бәхетемне капка кыйнап алдым. Аның каравы хатыннар ирләреннән зарланганда, минем зарым булмады, тьфу күз тимәсен бәхетебезгә, киләчәктә дә тигезлектә картаерга язсын. Уйланыгыз хатыннар, сез үзегезне бәяләмисез!
Р.
Элегрәк килгән хат. Әлеге хатын әле дә бәхетле гомер кичерә. Без белгән кеше.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 32
Ярый, чыңлап та әйбәт егет булган.
Киресенчә дә булырга мөмкин иде бит!
Әгәр, калган яраткан кызын онытмыйча , ташлап китсә!?