Тәмугка кемнәр атылачак? Аннан котылу юлы бармы? «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев безгә шул хакта сөйләде.
Коръәннең “Вакыйга” сүрәсендә: “Безнең һәрберебезне дә көтә торган ул куркыныч көндә адәм балалары өч төркемгә бүленәчәк. Уң якта булган төркем җәннәткә керер, сул яктагылар җәһәннәм ияләре булыр...” – диелә.
– Хәзрәт, тәмугның зурлыгы турында Коръән яки хәдисләрдә нәрсә дә булса әйтеләме?
– Аның турында “Каф” сүрәсенең 30нчы аятендә языла: “Ул көнне җәһәннәмгә: “Инде тулдыңмы?” – диярбез, ул: “Янә керүчеләр бармы, монда урын күп”, – дияр. Димәк, ул бик зур булып, анда җәннәткә караганда күбрәк кеше керәчәк. Андагы коточкыч хәлләр исә “Бәкара” сүрәсендә сурәтләнә: “...Утын урынына (гөнаһлы) кешеләр белән ташлар ягылып, кәферләр өчен кыздырылган уттан (җәһәннәм) сакланыгыз”.
Сөяктәге итләре янып беткәч, кабат ит үсеп чыгып, тагын яндырылыр. Тәмугта мәңгелеккә калган кеше шул рәвешле газапланыр. Уттан тыш, анда еланнар да булыр, алар да тәмуг ияләрен гел чагып торачак. Дөньялыкта хәмер эчеп йөреп, тәүбә итмичә үлеп китүче җәһәннәмдә кешеләрнең тәннәреннән агып чыккан тирләрен эчеп торыр. Гөнаһына күрә шуңа аваздаш газап та булачак.
Аллаһның Берлеген һәм Барлыгын танымаган, игътикады һәм гакыйдәсе дөрес булмаган кеше тәмугта мәңгелеккә калачак. Иманлы икән, иншаллаһ, ул гөнаһлы булса да, шул сәбәпле күпмедер тәмугта янганнан соң, җәннәткә күчерелә.
– Җәһәннәмне кемнең дә булса күргәне бармы икән?
– Бар. Ул да булса – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Мигъраҗ кичәсендә була бу хәл. Раҗәп аеның 27нче көненә каршы төндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.), Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге “Әл-Хәрам” мәчетеннән Коддустагы (икенче төрле Иерусалим дип әйтелә) “Әл-Әкъса” мәчетенә күчерелә һәм шуннан күкнең җиденче катына күтәрелә. Күккә ашкан вакытта, мигъраҗ сүзе дә шуны аңлата, Җәбраил фәрештә Расүлебезгә җәннәт белән җәһәннәмне күрсәтә. Шуннан кайткач, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, җәннәттә күбесенчә мескеннәр һәм фәкыйрьләр, ә җәһәннәмдә хатын-кызлар күп булыр, ди.
– Ни өчен икән?
– Ирләренә рәхмәтле булмаганнары өчен, ди Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Иншаллаһ, җәһәннәмнән соң алар җәннәткә керәчәк.
– Җәһәннәмгә иң беренче кем керәчәк?
– Иблис. Белүебезчә, Аллаһы Тәгалә аңа Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яралттың, ә Адәмне балчыктан бар иттең, дип тәкәбберлек күрсәтеп, ул Аллаһның әмерен үтәми.
– Ә иң каты газапланучылар кем булачак?
– Коръәннең “Ән-Ниса” сүрәсе, 145нче аятьтә Аллаһы Тәгалә, монафыйклар җәһәннәмнең төбендә булырлар, ди. Монафыйклар – алар Аллаһка ышанмый, ләкин үзенең дәрәҗәсен, байлыгын, эшен саклау өчен, тыштан мөселман булып кыланучылар.
– Җәһәннәм утыннан саклану догасы бармы?
– “Аллаһүммә инни әгүзү бикә мин гәзәбил кабр вә мин гәзәби җәһәннәм вә мин фитнәтил мәхйә вә мәмәт вә мин шәһри фитнәтил мәсихид дәҗҗәл” (“Раббым Аллаһ. Синнән җәннәт сорыйм. Җәһәннәм газабыннан Сиңа сыенам”). Әлеге доганы намаз эчендә, тәшәххүд, салават укыганнан соң да кулланырга була. “Раббәнә” дә бик эчтәлекле һәм күркәм дога: “Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәз̣әәбән-нәәр” (“Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла”).
Озын догаларны ятлый һәм укый алмаган, әмма ихлас гыйбадәттә булган кардәшләребез шушы доганы укыса да бик әйбәт.
Дилбәр Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1