⠀
Һәр мөселман Коръәннән 1 генә булса да аять белә. Ышанмыйсызмы? Әмма бу шулай, чөнки һәрберебез Изге Коръәннең аятьләреннән булган «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләрен белә.
⠀
Аллаһ Тәгалә «бисмилләһ»не әйткән һәр кеше өчен, әлеге сүзләрне бу дөньяда һәм ахыйрәттә кайгылардан яклаучы, шайтаннардан саклаучы һәм төрле авырулардан дәва итте.
⠀
❗ «Бисмилләһ»нең кыйммәтенә килгәндә, Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай диелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим вә ләә хәулә вә ләә куввәтәл-билләһ» сүзләрен әйтүчене Аллаһ җитмеш төрле кайгыдан саклар».
❗ Гали: «Кемдер кайгыга дучар булса, кыен хәлдә калса яки газап чиксә, шул «бисмилләһ»не (алдагы хәдистә китерелгәнчә) әйтсен, һәм Аллаһ бу кыенлыкларны читләтер», – дигән.
⠀
❗ Ибн Мәсгуд исемле сәхабә Пәйгамбәрнең болай дип әйткәнен тапшыра: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен 4000 савап яза, 4000 начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен арттыра» (Әд-Дәйләми).
⠀
Әнәс ибн Мәлик Пәйгамбәрнең мондый сүзләрен тапшыра: «Әгәр бар агачлар – каләмгә, ә бар диңгез һәм океаннар карага әверелсә, һәм бар кешеләр, җеннәр вә фәрештәләр җыелып, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләренең мәгънәсен яза башласа, мең ел эчендә алар аның уннан бер өлешен дә яза алмас иде».
("Дин вә мәгыйшәт")
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев