Предыдущая публикация
Миләүшә яктылык ярата. Әмма аны кояш нурлары туры төшә торган урынга куярга ярамый. Бигрәк тә көн үзәгендә кояш төшеп торган урынга утыртмагыз. Миләүшә өчен зур чүлмәк сайламагыз. Биеклеге 10, диаметры 13 см булган чүлмәк җитәчәк.
Миләүшә утыртылачак савытның яртысын диярлек керамзит белән тутырырга киңәш ителә. Шулай ук бераз агач күмере дә салыгыз.
Миләүшәгә суны дөрес итеп сибә белергә кирәк. Су җылы булырга тиеш. Аны 7 көнгә бер чүлмәкнең аскы өлешенә сибәләр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1