Кышка баклажанны сарымсаклы соуста әзерләү өчен: 3 кг баклажан, 2 кг татлы борыч, 200 гр үсемлек мае, 100 гр сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 9 процентлы 120 мл аш серкәсе, 250 мл кайнаган кайнар су, 2 әче борыч кирәк булачак.
Баклажаннарны юып, эре итеп шакмаклап турарга. Тоз сибеп, 30 минутка калдырырга.
Соус өчен: татлы борычны, сарымсак, әче борыч белән бергә иттарткычтан чыгарырга.
Тоз, шикәр комы, үсемлек мае, су салып, барысын бергә бутарга.
Соусны акрын утка куярга.
Баклажанны салкын суда юып, соус кайнап чыккач, шунда салырга. Акрын утта 15 минут кайнатырга, акрын гына бутарга.
Азактан аш серкәсе салып бутарга һәм кайнар килеш банкаларга тутырырга.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев