Предыдущая публикация
Берәү, дими, икәү, диеп,
Саныйм кар бөртекләрен.
Кыш килә назлап, җир йөзен,
Коеп, ак җиләкләрен.
Кушымта:
Саныйм: сөя, сөйми, сөя...
Сөя, инде, ник сөйми?!
Сөя, дип, ак чәчкә ява,
Энҗе кебек җемелди.
Кар чәчкәләре күп булсын,
Санап бер дә, туймаслык.
Сөю, нык, бер бөтен булсын,
Арадан җил узмаслык!
Кушымта.
Сөю, сөю була ала,
Сөелеп, сөелгәндә!
Кар бөртегедәй нур сибеп,
Назларга күмелгәндә!
Кушымта.
Кыш ап-ак энҗеләр белән,
Җиргә җәя келәмнәр.
Бар да булыр, парлы, парлы,
Тик саф сөя белгәннәр!
Кушымта:
Саныйм: сөя, сөйми, сөя...
Сөя, инде, ник сөйми?!
Сөя, дип, ак чәчкә ява,
Энҗе кебек җемелди.
Флүзә Гилемянова (Арсланова)
#ФлюзаГилемянова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев