Предыдущая публикация
Пышылдаган җилләр артыннан,
Агач белән агач, сер чишкәндә,
Күңел синдә таган атынган..
Тынлыгыңа җаным белән сеңеп,
Сизми бер ни, үткән вакытым,
Сихри хозурлыктан уяналмыйм,
Юк, кирәкми, бер ни артыгы..
Вакыт синдә гүя тынып кала,
Гел туктаган сыман агышы.
Ылыс исләреннән баш әйләнгән,
Сүзсез калып, җанда сагышым.
Юеш үлән исен күңел сулый,
Кушылган да синең тынлыкка.
Һәрбер күзәнәгең шунда эреп,
Таралгандай татлы чынлыкта.
Юк , юк..бөтенләй үк түгел гел дә,
Үзең итеп тоеп, син аны,
Кечкенәдән, олы җихан булып,
Кабул иткән, зур бер дөньяны..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев