Предыдущая публикация
Булмый ла туктап торып,
Бер җырлыйсың, бер елыйсың
Тормыш юлларын ерып.
Гомер үтә, гомер үтә,
Фани дөньялар куып,
Җырлап, биеп яшәр өчен,
Булмый яңадан туып..
Көнннәр буе йөгерәбез,
Тормыш гел алга тартыр,
Ярый әле төннәрең бар,
Сөйгәннәрне яратыр.
Гомер үтә, гомер үтә,
Фани дөньялар куып,
Гомер буе сөяр өчен,
Булмый яңадан туып..
Ага гомер, тормыш куып,
Арттан үсә балалар.
Безнең кулдан китәннәрен,
Алар тотып баралар.
Гомер үтә, гомер үтә,
Фани дөньялар куып
Яшәр идек тагын берне,
Булмый яңадан туып.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3
Рәхмәт дустым, туганым!!
Барда хак!