Предыдущая публикация
Ак һәм кара..аерганбыз без кешеләр,
Ак һәм кара..дәртле, дәртсез.
Ак һәм кара арасында, күпме төсләр,
Югалганнар хисләр, күрәм хәтсез.
Яхшы сиңа, миңа яман, сыймый, таман,
Каршылыклар үлчи хаман.
Ак һәм кара дөньясында, юк башкасы,
Чиген үтсәң, юк кайтасы.
Сөйгәннәр дә бу арадан китәлмәгән,
Ак һәм кара, куйган ара, вәгъдә биргән,
Вакыт үткән, ә яртылаш үтәлмәгән ,
Ике ара, хисләр биек, яра тирән.
Ак һәм кара, барын бүлеп чиге уйган,
Алга да юк, артка да юк ,биге куйган.
Ә шулай да..бик кечкенә тишек калган,
Ак һәм кара аптыраудан күзен салган,
Акыл хаман бүлә барын, ак һәм кара,
Күңел менә, меңәр төсле хисләр сала..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев