Рамазанның 27нче төнендә менә нинди хәл булган...
Бервакыт, шәех Габдерраззак әл-Бәдр (Аллаһ аны сакласын) болай дип сөйләгән: «Мин сезгә ниндидер башка сәбәп аркасында түгел, ә анда булган файда аркасында бер тарихны сөйлим әле.
Узган елларны, Рамазанның 27нче төнендә, мин әтием һәм бабам белән (Аллаһ аны ярлыкасын) тәравих намазын укырга дип әл-харам җирлегенә юлга чыктым. Өйдән еракта машина тора һәм аннан көчле музыка яңгырый иде. Һәм бу 27нче төндә, бу – кадер киче булуында зур ихтимал булган төндә!
Мин алар янына килдем һәм бер төркем яшь егетләрне күрдем.
Мин аларга: «И, яшьләр! Әгәр сез шушы бәракәтле төндә кешеләр белән намаз укый алмыйсыз, Кодрәтле һәм Бөек булган Аллаһка дога белән дәшә алмыйсыз икән, ичмасам, шушы көчле музыканы булса да сүндерегез инде!» – дидем һәм алар аны сүндереп куйдылар.
Соңыннан мин аларга Гаишәдән (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр ителгән хәдисне сөйләп бирдем. Ул бервакыт Аллаһ илчесеннән: «И, Аллаһның илчесе! Син ничек уйлыйсың, әгәр мин кадер киченең җиткәнен аңласам, бу төндә нәрсә әйтергә тиеш?» – дип сорый. Аллаһның илчесе: “И, Аллаһ! Дөреслектә, Син – гафу итүче һәм гафу итәргә яратасың, гафу итче мине!” – дип әйт», – дип җавап бирә.
اللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي
/Аллаһуммә иннәкә гафуввун, тухиббуль гафвә, фәгъфу гъәнний/.
Соңыннан, миңа барыннан да бигрәк якынрак торганына: «Син бу доганы ятладыңмы?» – дидем. Ул: «Әйе», – дип җавап бирде. Мин: «Алайса кабатла», – дидем. Ул кабатларга теләде, тик булдыра алмады. Соңыннан мин аңа бу хәдисне тагын ике мәртәбә кабатладым һәм: «Хәзер кабатла», – дидем һәм ул кабатлады.
Мин: «Бу доганы кабатлагыз! Телләрегез шушы доганы һәрвакыт сөйләп торсын», – дидем.
Соңыннан, мин инде бу хәлне онытып бетергәч, биш-алты еллар тирәсе узгач, дини эшләр белән шәһәрләрнең берсенә киттем һәм мине чакырган, дини оешмада эшләүчеләр белән очраштым.
Эшләребезне бетергәч, бер яшь егет яныма килеп утырды. Ул сакаллы һәм анда яхшылыкның, хәерлелекнең чагылышлары бар иде.
Ул: «Синең белән шундый-шундый очрак булган яшь егетләрне хәтерлисеңме?» – диде һәм миңа шул тарихны искә төшерде.
Минем искә төште. Шуннан соң ул: «Мин шуларның берсе инде. Шул төндә Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ мине туры юлга бастырды», – диде. Менә шул төннән соң һәрвакыт шушы доганы сөйләп йөргәнен әйтте. Ул: «Мин Аллаһка дәштем һәм гел шушы доганы кабатладым, шуннан соң минем күкрәгем ачылды. Элек минем йөрәгемдә ялган, хәрәм булган нәрсәләргә карата мәхәббәт бар иде, ләкин Аллаһ боларның барысын да минем йөрәгемнән алып атты», – диде.
Менә шуңа күрә дә мин: без бер-беребезгә хәерле эшләрдә ярдәм итәргә тиеш, дип әйтәм. Бигрәк тә хәзер, заманча элемтә чаралары булганда.
Әгәр син якыннарыңнан кемнең дә булса гөнаһлар кылганын беләсең икән, аңа менә шушы хәдисне җибәр.
«Мин сиңа Аллаһ ризалыгы өчен киңәш бирәм: ““И, Аллаһ! Дөреслектә, Син – гафу итүче һәм гафу итәргә яратасың, гафу итче мине!” дигән доганы мөмкин кадәр ешрак әйт. Рамазанның соңгы ун төнендә шушы бөек доганы мөмкин кадәр күбрәк әйт, Аллаһ теләсә, син хәерлелекне күрерсең!” – диген».