Тарих мендэ тугыз йоздэ алтмышынчы елларда,
иске Аткулгэ хабар килде,
Кучаргэ чит жирлэргэ, имеш авыл торган жирлэр,
су астында калачак,
тубэн Кама ГЭСы очен сусаклагыч булачак.
Аяз кон яшен суккандай
Тиз таралды бу хабар
Ике йоз илле йортлы авыл
Шау гор килэ бик хэтэр
Авылда биш пород халык
Зур елай, инерэйлар,
Зангир, чуклы зангир, шылкай,салим хэм ибетэйлэр
Ата бабалар нигезе,
Кул елга, туган тояк,
Ташлап китулэре авыр,
Сызлана кунел йорэк.
Авылнын аксакаллары
Шикаять яза оскэ,,
Тик бер ни дэ узгэртелми
Карар чыгарган, Мәскәү.
Котэ халык ометлэнэ,
Берэр чара булыр дип,
Юк Генплан расланган,
Илдэ совет чоры бит.
Килде Уфадан турэлэр,
Район вэкиллэре,
Ник Аткул кучэргэ тиеш,
Анлатып дэлиллэрен.
Урманнан агач бирэбез,
Ойлэр салырсыз дилэр,
Акча булеп техникадан,
Тэймин итэрбез дилэр.
Бераз вакыттан авылга,
Килде зур комиссия.
Булган йорт,абзар курага,
Алар инде хак куя.
Ике йоздэ илле йортны
Парладылар тиз генә,
Кешелер хэм маллар санын
Яздылар житез генэ,
Мэшхэр коннэре башланды,
Дамбастройлар килгәч,
Танып эрэмэ башына
Земснаряд килеп кергэч.
Басу, болыннар аркылы,
Юан торбалар сузып,
Земснаряд жирне кимерэ,
Йэйуз мэхйузлэр кебек.
Жирне чокып бар туфракны,
Шушы нэрсэ актара,
Юан торбалары буйлап,
Еракларга аттыра.
Нугай куле, коргы куле,
Котэем тамаклары,
Ком белэн кумелеп калды,
Улделэр балыклары.
Авылымнын куллэрендэ,
Балыклар тулы иде,
Тоба куле сары табан,
Тирэн кулдэ агы иде.
Чуртан, сыла, яратканнар,
Мимеч кулдэн,тоттылар,
Аткул гузэл кулебездэ,
Уйный иде оптылар.
Олы аерым, Кечеаерым
Туфрак астында калды,
Суга сусап, кибеп корып,
Хосэеннен оянкелэре ауды.
Карагатлы карамалык,
Баланга бай боргазак,
Корыды ике эрэмэ,
Сусыз яшэу бер газап.
Чал камышлы мимеч кулне,
Дамба икегэ булды,
Агыйдел ягы эле исэн,
Бу як корыды, улде.
Э икенче земснаряд,
Аткул куленэ керде.
Вата жимерэ юл ярып,
Зияратка кадэр килде.
Аллах кушуы булдымы,
Ватылды узе тагы,
Ботенлэй алып киттелэр,
Зур катерларга тагып.
Табигатнен яме китте,
Кулдэ балык уйнамый.
Сары сандугачлар качты,
Сыерчыклар сайрамый.
Э кешелэр чарасыздан,
Язмыш шулайдыр диеп,
Аткулдэн кучэ башлады,
Ташлап туган нигезен.
Санаторий Хазинонын,
Урыны урман иде,
Наратын булеп бирделэр,
Йортлар салыгыз диеп.
Азмы-күпме акчасында,
Тараттылар халыкка,
Яна Бура авылы яннан,
Жир булдылар 15 га.
Мэктэбебезне яптылар,
Тирэклэр калды ятим.
Кул буе оянкелэре,
Яш тугэ суга ятып.
Сентябрь житкэч балалар,
Китте чит мэктэплэргэ,
Кем Андреевкада укый,
Кем Бура , Буртюклардэ.
Житмеш бернен жэй аенда
Беренчелэрдэн булып,
Акмалиев Мубаракне,
Озатты халык елап.
Шуннан башланган кучену,
Утыз елга сузылды.
Ин азактан кучкэн семья,
Закарин Фаез булды.
Эле булса куз алдында,
Без авылдан киткэн кон.
Декабрьдә янгыр ява,
Сонга калган иде коз.
Сугыш ветераны эткэй,
Чыкты олы капкадан,
Куз яшлэрен курсэтмэскэ,
Капюшонен каплаган.
Ул сыерны житэклэгэн,
Без куабыз вак малны,
Куршелэрем жыелышып,
Безне озатып калды.
Абый капканы биклэде,
Тимерчыбыклар борып,
Бурага барып житкэнче,
Гел янгыр яуды коеп.
Илле ел узып китсэдэ,
Онытылмый хаман да,
Туган жиргэ килгэн саен,
Истэлеклэр янара.
Их авылым сагындырдын,
Сагынам урамнарын,
Ялан аяк бер йорергэ,
Туздырып тузаннарын.
Усак урам чирэмендэ,
Ятып аунасы килэ.
Дюртойле урамында ойгэ,
Кайтып керэсе килэ.
Мэктэп урамыннан йордек,
Без укучы балалар.
Магазин урамнарында,
Уйнап утте балачак.
Сушилка чокыры аша,
Шэди курэне буйлап.
Эттин урамын бер итеп,
Йорегэн идек уйнап.
Шомлы зират урамнары,
Кече кул тамаклары,
Басу капкасын саклаулар,
Хазер хич кабатланмас.
Аряк кул буе урамы,
Кайта колхоз атлары,
Кинэтбай, жайкилде урам,
Элмэш, басу капкасы,
Ферма урамы, Урта урам,
Идел буй урам, кайда сез.
Сулар кирегә акмай шул,
Еллар кире кайтмай ул.
Агыйделнен бозкайлары,
Алты кон ага иде,
3 кон Агыйделем бозы,
Оч коне Кара идел.
Яр буена Сабантуйдай
Халык жыела иде,
Кул арягын бирге яклар,
Чэйгэ чакыра иде.
Без балалар ялан аяк,
Яр буйлап чаба идек,
Эстерхэнгэ сэлэм диеп ,
Бозга таш ата идек.
Боз артыннан пароходлар,
Тезелешеп тошэлэр,
Радиоларыннан музыка,
Еракларга ишетелэ.
Тыныч ямле язгы кичтә,
Коймэдэ йозулэре,
Утрауга чыгып яшлэрнен,
Оздереп биюләре.
Нергеженен аланында,
Колдэ пешкэн бэрэнге,
Купме вакытлар узса да,
Онытылмаган тэме,
Бар да ерак калды инде,
Еллар сутэ йомгагын,
Белмэгэнбез кадерлэрен,
Сагынабыз, юксынабыз,
Авылым гузэл табигатен,
Ожмахнын бер почмагы.
Аткулнен йомшак суында,
Ат йоздергэн малайлар,
Онык, оныкчыклар усэ,
Без бит хэзер бабайлар.
Кулдэге балыклар сыман,
Суда йозгэн кызларын,
Эбилэр, хэзер багалар,
Кызларынын кызларын.
Авылым халкы таралды,
Тора якка су сыман,
Удмуртия, Татарстан,
Пермь, Мэскэу, Сверлау
Кай якларда йоресэктэ,
Анда бардыр Аткуллэр
Туган якны бер курергэ,
Тилмерэдер бик куплэр.
Их кайтырга диеп авылыма,
Шомырт, сирень чэчкэ атканда,
Барыбыз да жыелып бергэлэшеп,
Болыннарда печэн чапканда.
Бер курергэ иде мэктэбемнен,
Балалардан тулы чакларын,
Кузэтергэ иде сабантуйда,
Юртакларнын ярсып чапканын.
Козен бозлар тунгач кул остендэ,
Шайба куган чаклар кайда сон,
Иминлектэ тауда чангы шуу,
Еракларда хэзер калгансыз.
Авыл кученеп киткэчтэн,
Агыйдел дэ ташымый,
Язын ярдан чыга алмый,
Сунде елга ташкыны.
Аткул язмышын кичерде,
Тирэ якта куп авыл,
Туган жирне ташлап киту,
Авыр, бигерэк авыр.
Исэн чакта куреп калыйк,
Кайтыгыз авылдашлар.
Бар доньяга таралсакта,
Без бит туган кардэшлэр.
Жан тартмаса кан тарта ул,
Электэн килгэн мэкэл,
Синдэ кендек каны тамган,
Туган жир Иске Аткул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 44
Безнен эткэйлэр дэ кучкэннэр
Гимазитдинов Рафис Разитдин улы.