Монда инде
Ыгы-зыгы сүнгән, тукталган;
“Мәрхүм” сүзен кушкан исемнәр дә,
Ничә гасырныкы тупланган.
Монда инде берни кирәк түгел,
Юкка чыккан дөнья хаҗәте –
Кичерелә инде авыр сүзләр,
Түләнмәгән акча әҗәте.
Иске каберләрдә ватык ташлар...
Рәхимсез шул вакыт дигәнең.
Кемдер күмгән әткәй, я әнкәсен,
Я туганын... өзелеп сөйгәнен...
Яңа каберләрдә чардуганнар,
Коелганнар затлы металлдан.
Биредә дә әҗәл, газизләрне,
Сорамыйча гына бит алган.
Үз-үзеңә урын тапмаганда,
Төшенкелек булса күңелдә,
Мәрхүмнәрнең хәлен белешеп кит,
Алар белән бергә күмел дә.
Яктырып ла китәр фани дөньяң,
Шөкер итәрсең яшәвеңә.
Сине ишетеп тә мәрхүмнәрнең,
Гаҗәпләнмә тик дәшмәвенә.
Зиратларда тынлык.
Монда инде,
Матурлыкның төсе җуелган;
Исемнәр дә “мәрхүм” сүзен кушып,
Кабер ташларына уелган...
Маүлит ШАКИРОВ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев