Предыдущая публикация
Бу күңелгә нидер җитми һаман,
Аңлап булмый нәрсә кирәген.
Шуңадырмы кайчан ялгышып,
Үрсәләнеп елый йөрәгем.
Аклык сөйгән нечкә күңелем,
Аермый шул ялган хисләрне.
Күрә бары тормыш күгендә,
Ачык, матур, алсу төсләрне.
Бер сорауга эзлим җавапны:
Күрә торып аклык-сафлыкны.
Нигә аны алдап китәләр?
Ул җаннар соң әллә сатлыкмы?
Нигә инде дөрес булмагач,
Сөюләре, әйткән сүзләре,
Кирәк икән яра салырга?
Яратмагач чынлап үзләре?
Ник уйнарга җанны актарып,
Өзәргә ник сөю гөлләрен?
Яратулар булса җавапсыз,
Таптамагыз күңел турләрен.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5