Предыдущая публикация
Телим сиңа, озын гомерләр.
Бәхет эчләрендә яшә,
Ана өчен, сез бит бәгырьләр.
Туган көнең белән, улым!
Шатлан да син, уйна да, көл.
Ана теләкләре, кабул булсын,
Тормышларың булсын, ал да гөл.
Балаларың, гаиләң, якыннарың,
Яннарыңда һәрчак булсыннар.
Яратышып, ярдәмләшеп, терәк булып,
Хәлләреңне белеп торсыннар.
Ходай биргән сиңа гомерне,
Ходай биргән сиңа саулыкны.
Кадерләрен белеп, куллана күр,
Шушы ике байлыкны.
Дөнья матур, матур яшәгәндә,
Кояш нурларыдай балкыгыз.
Бу дөньяга сез килгәнсез икән,
Җирдә сезнең барлык хакыгыз!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11