Мөхәррәм аеның 1 нче көне.
1446 нчы һиҗри ел башланды.
Яңа ел белән, дин кардәшләрем!
Яңа ел хәерлесе белән килсен дә, илдә-гаиләдә иминлек, тынычлык, бәхет-шатлыклар, куанычлар урнашсын.
Мөселманча Яңа елны каршылау өчен киңәшләр:
1) Изге теләкләребезне юллап, 2 рәкәгать хаҗәт (нәфел) намазын уку;
2) догалар уку, күпләп зикерләр әйтү;
3) нәфел уразасы тоту;
4) игелек китерүче кылу;
5) зәкят түләү* һ.б. ...
Мөхәррәм аеның1 нче һәм 10 нчы (Гашура) көннәрендә түбәндәге доганы укысак, Аллаһү Сүбехәәнәһү үә Тәгалә ул кешене киләсе мөхәррәм аена кадәр бөтен бәлаләрдән имин кылыр, ин шәә Аллаһ!
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Рәхимле һәм Рахман булган Аллаһ исеме белән! Галәмнәр тәрбиячесе булган Раббыбызга барлык мактауларыбыз һәм шөкер кылуларыбыз! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү гәләйһи үә сәлләмгә һәм Аның гаиләсе әгъзаларына – әһле бәйтенә һәм сәхәбәләренең барчасына да салаватлар һәм сәламнәр юллыйбыз!
Изге теләкләребез: Раббыбыз – Син Мәңге булучы Кодрәт иясе! Ялгыш-гөнаһлардан, бәла-казалардан кисәтүче, Саклаучы. Син гел Тере, Юмарт, иксез-чиксез байлыкларга, ризык-тәгамнәргә ия Булучы. Шул нигъмәтләрне чиксез юмартлык белән үз барлыкларына өләшүче, Мәрхәмәтлеләрнең дә иң Мәрхәмәтлесе, иге-чиге булмаган Бөеклек, Юмартлык, Игелек, Югарылык һәм Камиллекнең иясе булган Зат!
Быел да Синнән үзебезне бөтен төр золымнан, зыяннан, гаделсезлектән, яман чирләрдән аралавыңны, саклавыңны сорыйбыз. Нәфесебездәге бозыклыктан, хөсетлектән, барлык начарлыклардан өстен булырлык көч бир безгә. Үзеңә – чиксез Гыйлем, Мәрхәмәт, Рәхимлек, Шәфкать, Юмартлык, Югарылык һәм Камиллек иясенә якынаю мөмкинлекләрен насыйп ит! Ий Раббыбыз, без әйткәннәрне кабул итеп ал. Син бит барысын да Ишетүче, Күрүче, Күзәтүче һәм Белүче!
Әәмиин. Раббил Гәләмин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев