Предыдущая публикация
Алсуланып һәркемгә таң атсын,
Күңелләр якты нурда коенсын.
Кояш безгә көлеп карасын.
Якты уйларны уятсын!
Аллаһ биргән яңа көнебез,
"Бисмиллаһ”- дип башлансын.
Иман белән күңел сафлансын,
Намаз, дога укып ашлансын!
Күңелдә моңсу уйлар югалсын,
Бердә кайгы басмасын.
Йөрәк дәртләнеп торсын,
Әрнер яра туктасын!
Матур көннәр гел туып торсын,
Һәркем туктамасын, алга атласын,
Аллаһ сакласын, ташламасын!
Амин, шулай булсын!!!
Зәбир Низамиев 27.09.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 30