Предыдущая публикация
Матур итеп яшик,
Кире кайтмас үткән гомерләр.
Яман уйлар йөртмик күңелдә,
Үкенергә булмасын сәбәпләр.
Нинди генә сынаулар килсә дә,
Сабыр булыйк, Ходай язганына.
Аңламабыз тормыш кадерләрен,
Газап утларында янмый гына.
Ходай биргән гомер- зур бәхет,
Туар таңнар атсын барыбызга!
Алдагы көннәргә ышаныч биреп,
Кояш нурын сибсен юлыбызга!
Җиргә вакытлыча гына киләбез,
Язсын иде матур яшәргә!
Бер матур көн кебек кенә гомер,
Бүгенге дә без бар, ә иртәгә...
Зәбир Низамиев 05.04.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 33
Бәхет өстенә бәхет
Бәхет беркайчанда артыҡ булмый