Предыдущая публикация
Белмисең иртәгәдән ни көтәсе.
Үткән чакта гомер юлыңны,
Юлдашларның да була төрлесе.
Авыр чакта күпме дусларың,
Ярдәм итеп белгән хәлеңне?
Кайгы килгәч кенә беленә шул,
Бик аз икән чын дус дигәне.
Түбән җанлы әдәмнәр бик күп,
Күрсәтмә дустым күз яшеңне!
Кешеләрдән бер-ни өмет итмә,
Уйлап сөйлә һәр сүзеңне...
Язмыш сине купме сынаса да,
Зарланма, беркемгә авыр диеп.
Сабырлыклар сора Аллаһтан,
Яшә шулай тиеш кабул итеп.
Атла син, дустым, үз юлыңнан,
Чиста калсын күңел түрең.
Аллаһ сузар ярдәм кулларын,
Бәхетле булыр җирдә яшәүләрең.
Зәбир Низамиев 09.02.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9