Бу сүзләр Тәүхид формуласы дип атала. Нәрсә ул Тәүхид? Тәүхид — гарәп сүзе, ул «нәрсәне дә булса бердәнбер итү, кемнедер нәрсәдәдер берүзен генә калдыру» дигәнне аңлата. «Лә иләһә иллә Аллаһ» сүзләре бездән Аллаһка гыйбадәт кылуда Тәүхидне, ягъни Аллаһы Тәгаләне без гыйбадәт кыла торган бердәнбер Зат итүне һәм барлык ялган иләһләргә гыйбадәт кылудан ваз кичүне таләп итә.
🟠 «Мүхәммәдүр РасүлүЛлаһ» дигән сүзләр бездән Тәүхидкә иярүне, ягъни Мөхәммәдне ﷺ без тайпылмыйча ияргән бердәнбер кеше итүне, аның юлын үзебез өчен бердәнбер юл итеп сайлауны таләп итә, чөнки Мөхәммәд ﷺ юлыннан тыш Аллаһка бүтән юл юк. Аллаһы Тәгалә бездән Аңа гына чын күңелдән гыйбадәт кылуыбызны тели һәм безнең Аңа бары тик Үзенең Рәсүле аша, Аның теләге буенча, Аллаһ кушканча гына, гыйбадәт кылуыбызны тели.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев