Беренчедән, җомга намазы азанын ишеткәннән соң сату-алу эше белән шөгельләнү хәрам, аны туктату фарыз, туктатмаган кешегә гөнаһ языла һәм мондый кәсепнең бәрәкәте булмый.
Икенчедән, кайбер кешеләр: "Ислам динендә көне-төне намаз гына укып торырга кирәк", дип әйтәләр. Әмма, күргәнебезчә, Аллаһ Тәгалә аятьтә намаз тәмамлангач җир йөзенә таралырга һәм үз ризыгыңны эзләргә куша, ягъни эшләргә.
Моннан өченче файда чыга: Аллаһ Тәгаләгә нинди дә булса ризык алырга тәвәккәлләгәндә сәбәбен дә кылырга кирәк.
Аллаһның "бәлки уңышка ирешерсез" дип әйтүе "шулай эшләсәгез, һичшиксез уңышка ирешерсез" дигәнне аңлата. Ә "бәлки" сүзен Аллаһ Тәгалә кешеләр масаймасын һәм кызыгып алданмасын өчен әйткән, ди галимнәр.
Җомга көнне мәчеттә җәмәгать белән бергә җомга намазын уку һәм Аллаһны күп зикер итү – иң хәерле һәм иң бәрәкәтле "кәсеп".
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев