💬 Хаклыкта, Аллаһка барча мактауларыбыз, вә Аны мактап тәсбихләр әйтәбез, вә Аннан ярдәм сорыйбыз, вә Аннан ярлыкауны үтенәбез. Вә күңелләребездә булган явызлыктан һәм начар эшләребездән Аңа сыенабыз. Кемне Аллаһ туры юлга күндерсә, аны беркем дә тайпылдырмас, ә кемне Аллаһ адаштырса, аны туры юлга күндерүче булмас. Шәһадәт китерәмен: Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер илаһ тә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аның һичбер тиңдәше юк. Вә мин шаһитлек бирәмен: Мөхәммәд — Аның колы һәм Илчесе.
Аннан.
Әй Аллаһның мөэмин коллары, сезгә Аллаһ шәфкатьлек күрсәтсен, белегез, сүзләрнең иң бөеге, иң камиле, иң файдалысы, иң мөһиме, иң яхшысы — «لا إله إلاَّ الله (Лә иләһә иллә Ллаһ)» сүзләре.
🟠 Лә иләһә иллә Ллаһ. Бу сүзләр өчен күкләр һәм җир, барлык мәхлуклар барлыкка китерелгән; бу сүз сәбәпле кешеләр иманлыларга һәм кәферләргә, тәкъваларга һәм гөнаһлыларга бүленгән; бу — әҗер-савап яки җәза чыганагы булган сүз; бу — Кыямәт көнендә кешелекнең беренче һәм соңгы буыннары соралачак сүз; Җәннәткә, бәхеткә ирешү сүзе.
🟠 «Лә иләһә иллә Ллаһ» хакына Аллаһы Тәгалә җеннәрне һәм кешеләрне барлыкка китергән. Бу сүз — диннең нигезе һәм терәге. Бу сүз — иң көчле тоткы (әл-гурвәтүл-вуска). Бу сүз шаһитлек кәлимәсе (кәлимәтү-ш-шәһәдә). Бу сүз — Аллаһтан курку (кәлимәтү-т-такуә) кәлимәсе. Бу — бар нәрсәнең дә башлыгы!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2