Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

"Мәчетләр күп, ә файдасы юк" диләр

Бер вакыт мәчеттә намаз укучы бер кеше имам-хатыйб янына килеп:
"Күпме еллар син хөтбәләр алып барасың, үгетлисең. Ә нәрсә эшләдең соң син, нәрсәгә ирештең?", дип шелтәләгән.
Имам югалып калмаган һәм шунда ук: "Сез шулкадәр вакыт үгет-нәсыйхәтләр тыңлыйсыз. Ә нәрсә эшләдегез соң? Шул тыңлаган нәсыйхәтләрне үтәдегезме, аларга иярдегезме?", дип сораган.
Имамның вазифасы - аңлату, үгетләү, искә төшерү. Ә тыңлаучының бурычы – шул ишеткәнне үтәргә һәм үтәүдән туктамаска.
Мәчетләр күп, имамнар анда хөтбәләр дә сөйләп тора. Тик аларны ишетүче бармы?
Фид

Нигә музыка тыңларга ярамый?

1. Дәдҗәл килгәч, аның артыннан иярүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар булыр. Чөнки ул бик матур музыка уйнатып килер, һәм шул музыка, әлбәттә, күбрәк хатын-кызларның йөрәкләрен яулар. Ә Дәдҗәлгә ияргән кешеләр, кәфер булып, мәңгегә Җәһәннәмгә эләгерләр.
2. Дөньяда яшәгәндә җырлар тыңларга яраткан кешеләр үлер алдыннан "лә иләһә иллә Ллаһ" әйтер урынына җырлар җырлый башлый икән. Бу бик куркыныч. Чөнки "лә иләһә иллә Ллаһ" - Җәннәткә керүнең сәбәбе.