Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

Үз җаныңа карата золымлык кылма!

Кешенең җаны - Аллаһ Тәгалә аңа ышанып тапшырган әманәт. Шуңа күрә кеше үз җанын кайгыртырга тиеш. Кыямәт көнендә кеше үз гаиләсе өчен соралса, үз җаны өчен ул бигрәк тә соралачак.
Кеше үз җанына карата ике әйбер белән золымлык кыла:
1. Вәҗебне калдыра, ягъни мәҗбүри әйберләрне эшләми
2. Хәрам кыла, ягъни тыелган әйберләрне эшли.
Фид

«СӘЙЙИДҮЛ ИСТИГЪФАР»

Бу бөек доганы Пәйгамбәребез ﷺ үзе шулай дип атаган. «Сәййидүл истигъфар» – Аллаһка гафу сорап дәшә торган доганың хуҗасы (патшасы, бөеге).
Шушы язмабызда, Аллаһ җиңеләйткәнчә, бу доганы бераз аңлатып китәргә булдык.
Якыннарыгызга да җиткерегез, хәерле эштә ярышучылардан булыгыз!
Шәддәд бине Гәус, Аллаһ аннан разый булсын, хәбәр иткәнчә Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән:
«Аллаһка гафу сорап дәшә торган догаларның хуҗасы (иң бөеге) – ул колның: «Йә, Аллаһ! Син минем Раббым. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы булган иләһ юк. Син мине халык кылдың, ә мин Синең колың һәм мин Синең гаһедеңә үә вәгъдәңә булдыра алганымча тугрылык саклаячакмын. Кылганнарымның явызлыгыннан Си
Фид

Ни өчен гөнаһлар турында сөйләп йөрергә ярамый?

Башкаларның гөнаһларын сөйләп йөрүче кеше шул гөнаһның таралуына сәбәпче була.
Берәү башка кешенең вәҗебне калдыруын яки тыйганнардан тыелмагын күрә башласа, ул бу гөнәһларга җиңел карый башлый, аңарда кыюлык барлыкка килә, ул шул кеше артыннан иярә һәм үзе дә вәҗебләрне калдыра вә хәрам кыла башлый.
Шуңа күрә үзегезнең һәм кешеләрнең гөнаһлары турында сөйләргә ярамый. Кайбер кешеләр мөселман иленә барып кайткач, андагы кешеләрнең нинди гөнаһ кылганнарын сөйләп йөриләр. Һәм үзләре шул гөнаһны тараталар. Чөнки аны тыңлаган кешеләр: "Әгәр дә мөселманнар илендә дә шундый гөнаһ кылалар икән, димәк безгә дә ярый, моның бернинди куркынычы юк", ди
Фид

ҖОМГА ВӘГАЗЕ

Пәйгамбәребезнең ﷺ сәхабәсе Әбү Әюб (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип хәбәр иткән: «Аллаһ илчесе ﷺ исра кылган төндә (бер төн эчендә Мәккәдән Иерусалимга күчерелгән төндә) Рахмән булган Аллаһның хәлиле (сөеклесе) Ибраһим яныннан узып китә, Аллаһның аңа салават-сәламе булсын. Ибраһим Җәбраилгә: «И Җәбраил! Кем ул синең белән?», – дип дәшә. Җәбраил: «Бу – Мөхәммәд!» – дип җавап бирә. Һәм Ибраһим болай ди: «И Мөхәммәд! Өммәтеңә Җәннәттә күбрәк агачлар утыртсыннар дип әмер ит, дөреслектә, анда җир яхшы, урыны киң». Аллаһ илчесе ﷺ Ибраһимга: «Ә Җәннәттә ни рәвешле агач утыртырга соң?» – ди. Ибраһим аңа:
‏لا حول ولا قوة الا بالله
«“Ләә хәүлә үә ләә куввәтә иллә билләһ” дигән с