Предыдущая публикация
Тау башыннан күренә
Авылның матурлыгы.
Күреп үстем, басып карап,
Үзем туган йортымнан.
Бер ягында әрәмәлек,
Атлар дубыры булды.
Күрә идем атларымның,
Яланда чапканнарын.
Саескан оч якларында,
Күпер арада булды.
Елгалары язларында,
Ташкынып ага иде.
Тау башында, мәктәбебез
Безне көтеп утырды.
Белем өчен – мәктәпләргә,
Бөтен бала йөгерде.
Хәйбә тау башларына,
Сагынып карыймын бүген
Яшьлегебез, бала чаклар,
Еракта калды димен.
Атлар чапты, сабантуйда,
Кушимән юлларыннан.
Йөгерештек бала-чага,
Ярышкан атка табан.
Күреп үстем тау башыннан,
Авылымны күзәтеп.
Сагышымны, сагынуымны,
Бүген язам күрсәтеп.
17.01.2022 Кадрия Макарова (Шабутдинова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев