Предыдущая публикация
Күзләремнән тып-тып яшь тама...
Балалары өчен сораганда
Тулышадыр яшькә һәр ана.
Бала бармагына шырпы керсә,
Кадала ул ана җанына.
Иртән балаң ерак сәфәр чыкса,
Кичкә күңел аны сагына.
Газизенә берәр борчу килсә,
Телгәләнә ана йөрәге.
Балалары тик бәхетле булсын,
Һәр ананың изге теләге.
Алар өчен дога кылган чакта,
Аллаһыдан ярдәм көтәсең.
Белә микән бала, әнкәсенең
Догалары саклап йөртәсен?
Үзем теләк телим, ә күземә
Яшь тулыша бара сизелеп.
Кабул итче, Раббым, бу догамда
Балам өчен сорыйм өзелеп...
Гөлара Шәрипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев