Предыдущая публикация
Чыршылар...
Чыршылар ямь-яшел -
Урманда үскәндә.
Кем, нәрсә уйлыйдыр,
Аларны кискәндә?..
Ак карда, саргаеп
Утыра чыршылар...
Санаулы көннәргә -
Әрнесә дә, чыдар.
Чүп-чарга әйләнер,
Берничә көн узгач -
Яңа ел бәйрәме
Гөр килүдән тузгач...
28.12.2023
* * *
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13
Килэсе Яна ко бэйрэме белэн сине .
Исэн сау булыйк , деньялар тыныч булсын .
Шатлыкта , бэхеттэ яшэргэ насыйп булсын бер Аллам