Дамир Раянов шигыре
Әниемә
Күңелсез. Башка бер уй керми.
Күрәсем дә килми һич кемне.
Беркем белән сөйләшәсем килми,
Тик ятып уздырам бу көнне.
Ә урамда күз ачмаслык буран
Тагын караңгылата кичне.
Уйлап тәрәзәдән карап торам,
Энкэй хэзер ягадыр мичне.
Ятып беткәч өйдә барысы да
Тәрәзәгә пәрдәсен корып
Карап янып уттан тошкэн көлгә,
Мич алдында шулай утырып
Ирек биреп аккан яшьләренә,
Нинди хәлдә икән дип улым,
Чал кереп агарган чәчләренә
Авыр сулап саладыр кулын.
Әнкәй бәгырем! Яшэп безнен очен
Күрмәден дөньянын рәхәтен.
Юктыр, жаным, бу доньяда сүзләр
Анлатырдай сина рәхмәтем.
Сагындым үзеңне, жылы сүзеңне.
Менә шундый буранлы кичтә
Бер нәрсәгә карамый кайтырмын.
Жылыт өйне, як, әнкәй, мичкэ!
1980
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев