Предыдущая публикация
Ишетелми чыр-чу тавышлар.
Элек шау-гөр килгән урамнарны
Биләп алган тирән сагышлар.
Ут алалар өйгә вакыт җиткәч -
Күп өйләрдә якты күренми.
Сукмакларга үлән үсеп беткән,
Тәрәзәдән гөлләр үрелми.
Авылның да гомер көзе җиткән,
Безнең белән ул да картая.
Бала-чага белән тулып торган,
Гөрләп торган, авыл, син кайда!?
Фәнзилә Шәрәфетдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2