Предыдущая публикация
Кайт Өшкешкә кабат язлар җиткәч,
кайт калдырып барча эшләрең.
Әри шаулар бердәм бозлар киткәч
яңартырдай яшьлек эзләрең...
Бор юлыңны! Мәшәкатең ыргыт
сагынуың җигеп юргадай.
Йөрәк тибәр котыргандай ыргып,
сузар дога ярдәм юлга да.
Йөгерепләр сиңа каршы чыксын
олы, кече таныш, туганнар.
Әңгәмәләр таң алдыннан тынсын,
шат елмайсын хискә тулганнар.
Кайт Өшкешкә! Тарих битләредәй
аксакаллар сүзен тыңларсың.
Очрашулар офык чикләредәй
гомер вәгъдә итеп чыңласын!
Авторы Фируза Васиуллина, 07. 07. 2024, Тәтешле -Өшкеш-Белгород.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3