Предыдущая публикация
Шэмдэллэрдэ эле яна шэмем,
Күкрэгемдэ тибэ йөрэгем.
Яңа сулыш алып яшим эле,
Язларында һаман күңелем.
Гомер көзе якынайган саен,
Яшэү тэме ныграк сизелэ.
Күңел яшьлегендэ, йөрэк унсигездэ,
Ашыкмыйлар гомер көзенэ.
Алда күпме вакыт бирер ходай,
Яңа сулыш алып яшэргэ.
Күңеллэр бит һаман өмет итэ,
Яшэргэ дэ эле яшнэргэ.
Сизелмичэ гомер бик тиз үтте,
Яшьлеклэр дэ калды бик ерак.
Күпме гомер йомгаклары урап сүтелде,
Гомер көзлэренэ кереп кителде.
05.07.2024г.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2