Хөрмәтле уразмәтлеләр, авылдан читтә яшәүче якташлар! Апрель аенда язган белдерүемә куәт һәм сезнең тарафтан инде тизлек тә өстәп җибәрү максаты белән, сезгә тагын бер мөрәҗәгатьнәмә язарга базнат иттем мин бүген. Чөнки, башка чарам юк! Билгеле ки, авылда яз башыннан бирле МӘҢГЕЛЕК ХӘТЕР дип аталган мәйданга гаять зур яңа үзгәрешләр, бу урынга яңа матурлык өстәп кую хәстәре белән мәшгуль булып йөрим. Бу урында күренекле якташыбыз Әмирхан Миркадәм улы Сәмирханов һәм район Хәкимияте җитәкчелегенең зур ярдәмнәре белән 2006 елда 79 авылдашыбызның , яугир-солдатларның , исемнәре мәңгеләштереп куелган иде! Ул вакытта беркемнән дә ярдәм сорамадык! Кирәкмәде дә! Еллар буена алып барылган тикшерү эшләремнең нәтиҗәсендә, Уразмәт авылыннан фронтка китеп, сугыш яланнарында ятып калган тагын 22 солдат табылды! Шул исемнәрне кәгазь битләрендә генә калдырасым килмичә, 74 яшемдә булсам да, мин март аенда илле елдан артык хезмәт юлларым үткән бу авылда тагын бер изге эшкә тотындым! Гәрчә, үзем Эстәрлетамак районында туып-үскән кеше булсам да! Һәм инде, бу эшемдә дә, мин якташлар ягыннан, күмәк көч белән күтәрелеп чыккан зур ярдәм таба алмадым дип әйтергә дә мөмкин. Инде бит ярты ел вакыт узып китте! Бер изге эшкә тотынсаң , айлар буена, еллар буена йөре дә йөре, йөгер дә-йөгер имеш... Бу эш кенәме соң! Авылның ике зиратында алып барылган эшләр дә, мәчеттә алып барылган эшләр дә - изге гамәлләрдә якташларыбызның пассив булуы турында сөйли. Дөрес, ИНШАР, НАСЫЙР, ФАТИХ, ЗӨФӘР абыйларның бөтен балалары да, белдерүне күрү белән күтәреп алды да соң бу эшне!.. Сиксән ике яшен әллә кайчан ук тутырып узса да, карантин дип тә тормыйча, яташыбыз Әмирхан Сәмирханов та, май аенда ук, үзенең машинасына туганнарын да утыртып авылга килде һәм мул кулы белән бу эшкә дә ярдәм күрсәтеп китте. Гомере буена ул Уфа шәһәредә яши. Әйтергә кирәк, БР Профсоюзлар Федерациясенең элеке рәисе Ә. М. Сәмирханов Республика һәм Русия күләмендә бик күп һәм гаять зур эшләр башкарды һәм әле дә, инде хаклы ялда булуына да карамастан - алгы сафта. Бөек гадилек дигән сирәк очрый торган кешелек сыйфаты бар бит ул безнең изге күңелле олы йөрәкле якташыбызда. Ана сөте белән генә иңә торган, гаиләдә тәрбияләнгән күркәм сыйфат бит бу! Русия һәм Башкортстан күләменәге билгеле шәхес, ни горурлык - безнең якташыбыз!. Ә шулай да, ТУГАН АВЫЛ дигән изге бу җир турында онытмый, туган авылы турында хәстәрлек күреп яши белә. Авылга обелиск куйган көннәр, әйе, артта калды. Ул вакыттан бирле күп кенә еллар узды.Уразмәт авылында шул чордан башлап, авылыбызның якты киләчәге өчен Ә. М. Сәмирханов һәм район Хәкимияте җитәкчелегенең ярдәме белән шәхси йортларга зәңгәр ягулык килде! Машиналар белән түгел, җәяүләп тә йөри алмый торган авыл эчендәге юлларга ком-таш түшәлеп, юллар ремонтланды. Кызыл елгасы аша күпер салынды. Дистәләгән еллар буена бөтенләй ихатасыз утырган , халык өчен инде күптәннән чит булып исәпләнеп йөртелгән борыңгы зиратка яңа койма төзеп куелды... " Безнең анда беркемебез дә ятмый!", - дип йөрде шушы борыңгы зиратны халкыбызның күбесе. Ә бит, ята икән лә!!! Әлеге шул, эзләнү эшләремнең нәтиҗәсендә инде, Уразмәт авылын нигезләүне оештыручы, ТР Минзәлә уездыннан килеп, шушы урынга нигез салып, төпләнеп үк калган Уразмәт Исембәтевның гәүдәсе шул җирдә ятканлыгы ачыкланды!!! Уразмәт авылына кендек каны тамган утыз өч фамилиянең нәсел җепләрен уразмәтлеләрнең кан бабылары Уразмәт Исембәтевның тамырларына тоташтырып, шуның киресен исбат итәргә насыйп итте миңа шушы чорда Ходай!!! Үзенең нәсел җепләре Уразмәт Исембәтевның тамырларына үрелүе турында беркем дә белми иде! Уразмәтлеләрнең ерак кан бабаларының вәрисләре бүгенге көнне шушы авылда яши, нәсел тымырлары тирән һәм нык. Нәсел җепләре 11 - 13 буын аша ерак кан бабаларының нәсел тамырларына барып үрелә!!! Минем өчен бу, әлбәттә, бик зур ачыш булды! Аянычка, үзем өчен генә табылган ачыш иде ул. Авыл халкы өчен башкарган минем бу эшем дә халык рәхмәтенә ирешә алмады.... Авыл тарихы, нәсел- ыруыңның тарихы дигән әйберләр дә бу авылда бик азларны гына кызыксындыра. Ни гаҗәп, Әмирхан агабыз Уразмәт авылын һаман да онытмый. Авыл тарихы да, нәсел тамырларының тарихы да якташыбызның йөрәге аша үтә. Ел саен авылга килеп, мәчеттә дүрт ел буена алып барылган ремонт эшләренә дә ярдәм күрсәтеп китә. Ел саен! Ел саен түгел, егерме елга бер тапкыр да мәчет ишеген ачып кермәгән кешеләр, авылдашлар арасында да, якташлар арасында да - бихисап! Әйтергә кирәк, мәчеттәге күптән башланып киткән ремонт эшләрен мин быел обелискка үзгәрешләр кертү эшләре белән паралель рәвештә, бергә алып барам. Эшләремнең икесе дә хәрәкәттә! Изге күңелле кешеләр дә бигрәк тә күп бит ул! Мәчеттәге ремонт эшләре өчен якташлардан да, авылдашлардан да ярдәм сорамыйм. Сорамам да! Ярдәмчеләр читтән табыла! Аллаһы Тәгаләнең ярдәме чиксез! Изге күңелле кешеләрне Тәңрем ҮЗЕ үк җибәрә, бугай. Ул эшләр җайлап кына булса да бара! Аллаһы Тәгалә теләсә, берәр кайчан төгәлләнеп тә куяр!, ИншәәАллаһ! Җәйге айларда үз көчебез белән мәчеткә яктылык һәм җылылык эшләтеп кую насыйп булды! Булдыра алырдай эш түгел бит бу! - дип төшенкелеккә үк бирелеп йөри идем. Исәнлегебез һәм тигезлегебез аркасында көчебез җитте! Ходаемның ярдәме! Быелга, ул эшләрне хәзер туктатып торсак та, мәчеттә намаз уку мөмкинлеге тукталмый! Эчке ягындагы ремонт эшләренә киләсе елга башкалар тотыныр, Аллабирса. Бу авылга мәчет кирәкмәгәнлеген аңлап алганнан бирле, ягъни, ремонт барган шушы чорда уразмәтлеләрдән ярдәм өмет итү мөмкин түгел икәнлеге ачыкланды миңа. Бу авылда әллә бер Әмирхан гына туган микән? - дип тә уйлап куям мин кайчакта. Уразмәт авылының якты киләчәге өчен Ходаем ҮЗЕ җибәргәндер аны бу авылга! Әмирхан Миркадәм улы белән мин әнә шул еракта калган 2006 елда танышкан идем. Уразмәт авылында сугышта һәлак булган яугир-солдатларга истәлек ташлары куярга ярдәм итә алмассызмы икән, дигән үтенеч белән барып кердем мин аның кабинетына ул чакта тәүге тапкыр! Уразмәт авылының ихтияҗын хәстәрләп килгәнем өчендер күрәсең , абый мине әлләкайлардан килгән зур кунак кебек итет кабул итте. Уразмәт авылы турында хәстәрлек күреп йөрүче кешене мин кабинетымда тәүге тапкыр күрәм, диде ул миңа, тирән дулкынланып. Күп тә үтмичә, якташыбызның катнашлыгында авылда сугышта һәлак булган якташларыбызның якты истәлеге хөрмәтенә истәлек ташлары ачу тантанасы узды! Аннан соң инде, Уразмәт авылы якташыбызның һәрчак йөрәгендә булды. Заманалар ныклап үзгәреп барган чода таныштырды шул безне язмыш Әмирхан Миркадәм улы белән. Элегрәк танышкан булсак, бу авылга бик зур яңадан-яңа үзгәрешләр дә килүе мөмкин иде... Кечкенә чагыннан ук авылдан чыгып киткән бала өчен Уразмәт авылының тормышы инде ул, без очрашканга кадәр,, әлбәттә, таныш түгел иде. Агабыз, әйе, Уразмәт авылында туган. Әмма дә ләкин, сигез яшендә әти-әниләре белән бу авылдан Раевкага күченеп китә, Ул вакытта колхоз рәисе булып Уразмәттә эшләп йөрүче әтисе, Миркадәм агайны Раевка янындагы Алга исемендәге колхозга рәис итеп чакырып алалар. Еллар шулай үтә тора... Уразмәткә илтә торган юллар сирәгәя... Авылга кунакка кайтып йөрердәй, Сәмирхановларны көтеп торырдай якын кешеләре булмагач, бик кайтып та йөрми балалар. "Беркемгә дә кермичә генә авыл урамнарын, яланнарны урап узган чакларым булды минем" - , дип хәтерләп алды бер очрашуыбызда Әмирхан абый үзенең туган авылы турында. Күрәсезме, туганнар! Яхшы үрнәк алырдай нинди дә асыл якташыбыз бар бит ул безнең! Нигә шул кешедән үрнәк алып, башка төрлерәк итеп яшәп китмәскә! Күрүегезчә, туган авылым дип өзелеп торучы үрнәк алырдай кешеләр авылда да, якташлар арасында да күп кенә бит ул! Уйлап кына карагызчы! Шундый зур эшкә, эшкә генә түгел, эшләргә дип тә әйтергә кирәктер, авылда яшәүче пенсионерлар һәм берничә якташыбызның гына хәлләре яки көчләре җитәмени?! Нигә, туган авылыгызда алып барылган шундый зур эшләргә, ичмасам инде, хет кушылып китмәскә?! Үзегез башлап туган авылыгыз өчен бик зур эшләр башкарып куярдай кешеләр бит сез барыгыз да, туганнар! Уңгансыз! Эшлеклесез! Һәрберегезнең кулларыннан гөлләр түгелә! Туган авылыгыз һәм анда яшәүче якыннарыгыз өчен дә хәстәрлек күрергә өйрәнеп китәсегез генә бар! Тагын обелиск мәсьәләсенә тукталып үтим. Бер тотынганда, дип, илебезгә Җиңү алып кайткан яугир-солдатларның исемнәрен дә мәңгеләштереп куярга иде ниятем. Барыгызның да ярдәменә өмет итеп башлап та җибәрдем, алып та барам инде җәй буена бу эшне. Әлләкайчан ук кузгалырга бурычлы идегез! Башкача булуы мөмкин дә түгел иде! Сезнең әти һәм дәүәтиләрегезнең исемнәрен мәңгеләштерим дип йөрим, ләбаса! Минем үземнең якыннарым - Усылыда! Туган төбәгемдә беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Ул авылда исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә кадере бар! Туган авыл, туган җир, туган җирдә булган изге урыннар ул авылда һәрбер кешенең йөрәге аша үтә. Туган җиргә, кешеләргә карата булган сөю хисләре усылыларга ана сөте белән сеңгән! Уразмәт авылында да мин шушы изге хисләрне һәркемгә дә бирергә, үземдә булган шул изге хисләрнең әз генәсен булса да күчерергә тырышып гомер кичердем дә соң... Нигәдер, алып барган изге гамәлләремә генә бик азларны гына ияртә алам. Бер генә кеше дә калмас, инде бу эшемдә уразмәтлеләрнең барысы да активлык күрсәтер дип уйлап, берәр мең генә сум ярдәм сорадым мин сездән, калган эшләренең барысын да, үземнең җилкәмә салып. Кушылып китмәссез дип башыма да китермәгән идем, туганнар. Белдерүемә класс куючылар аз булгач, шул чакта ук күңелемә шом кергән иде, керүен. Вацап белән дә бәйләнешкә чыктым... ТЕЛЕФОНЫМНЫ ЗАБЛОКИРОВАТЬ ИТЕП КУЯРГА ДА ВОҖДАНЫ ҖИТТЕ БЕРӘҮНЕҢ. Баштан ук хәлләр аңлашылып ук тора иде! Бер мең сум акчасын шушы изге эшкә бирмәс өчен әлләнинди түбәнлекләргә төшсен әле кешеләр! Бу эшне бит, янәсе дә, авыл халкының фикере буенча, Район Хәкимияте эшләргә тиеш булган икән лә! Ә, миңа инде, бу эшкә тотынырга ярамаган икән... Бу эш халык көче белән, халык акчасына эшләнергә тиешле булмаган... Бөтен уразмәтлеләр дә тотынса , бердәмлегебез булса, күпме генә эш иде инде?! Нибары берәр мең сум акча кирәк иде халкыбыздан менә шушы изге эш өчен! Әти, дәүәти, нәсел-ыруыңның , сугыш михнәтләрен үз иңнәренә салып, шул йөкне еллар буена сөйрәгән якыннарыңның исемнәрен мәңгеләштереп кую өчен, кемнәрнедер көтеп ят әле син, шушы эш өчен бер генә мең сум акчаңны да салырга куркып!!! Ә бит, Уразмәт авылы һәм анда яшәүче авыл халкының матур һәм күңелле тормышы өчен, пенсиягә чыккач кына да, ягъни, шушы егерме ел эчендә генә дә, дип әйтергә дә кирәктер, шушы чорда гына да, шушы һәм башка күп төрле изге эшләремә салган минем чыгымнарымны бернинди үлчәү берәмлекләренә дә салып булмый! Исәпләп тә булмый! Мин аны үзем дә белмим! Шуларны күргүче һәм белгүче - АЛЛАҺ үзе генә! Аллаһының ризалыгы өчен , фәкать шуның өчен генә, башкарыла ШУШЫНДЫЙ ТӨСЛЕ ИЗГЕ ЭШЛӘР. ФӘКАТЬ, АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН! Шундый эшләрдән ниндидер файда, дан яки дәрәҗә алу өчен түгел! Раббым миннән разый булса, миңа шул җиткән. Күңел таләбем!!! Икенче бер изге теләгем, күңелемнең таләбе: Уразмәт авылының киләчәге якты булсын, бу авылда яшәүче халык белемле, югары мәдәниятле, Иманлы булсын, туган авыл дигән изге бу урынның , нәсел тамырларының тарихын белеп үссен иде яшь буын, дип тырыштым.! Гаилә тәрбиясе аеруча да зур роль уйный икән тормышта! Әйләнә тирәмдәге кешеләрнең төрлесе бар. Яхшылары - күбрәк! Бу көннәрдә истәлек ташларына Бөек Ватан сугышында катнашкан 159 яугир-солдатларның исемнәре мәңгеләштерелә! СУГЫШ ЯЛАННАРЫНДА ЯТЫП КАЛГАННАРЫНЫҢ ДА, ҖИҢҮ ЯУЛАП КАЙТКАННАРЫНЫҢ ДА ИСЕМНӘРЕ! Кара төстәге 100 см га 50 см зурлыгындагы дүрт гранит ташның хаклары һәркемгә дә билгеле! Аларны урнааштыру, төзү-төзекләндерү эшләре дә бар. Бер ташка сугышта һәлак булган , халык тарафыннан мәңгелеккә онытылган, исемнәр, егерме ике исем язылды! Икенчесендә : ЯУГИР-СОЛДАТЛАРГА, ТЫЛ БАТЫРЛАРЫ ҺӘМ СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫНА МӘҢГЕЛЕК ДАН! - дип язылды! Шушы ике гранит таш, бүген әзер! Гамир Иншар улы аларны шәһәрдән, үз машинасы белән алып кайтып бирде. Хәзергә без бу ике ташны элеке обелиск янына урамга җир өстенә куеп тордык. БАШКА ЭШЛӘР ӨЧЕН ӘЛЕГӘ АКЧАЛАР ЮК... ********* Сөбханаллаһ! Минем язмам! Бүген 3 сентябрь! Бу язмам еллар үткәч, бүген тагын минем лентама килеп кергән! Иииии, Аллам! Бигрәк авыр барган икән бу изге эш! Ләкин, бу изге эшебез дә, җиренә җиткереп башкарылып куелды бит ул! Ни сөенеч! Мемориаль Комплекс булып килеп чыкты бит ул бу эш! Әлхәмдүлилләһи Раббиль Галәмин! Бер йөз илле тугыз яугир-солдатның исемнәре мәңгеләштерелде. Үзем БАШКА АВЫЛДА ТУЫП-ҮСКӘН кеше буларак, шул исемнәр арасында минем беркемем дә юк! Анда - уразмәтлеләр генә! Әмма дә ләкин, ничек тә авыр барган икән лә, авылда алып барган чираттагы бу изге эшем! Ничәмә элементлар әзерләп куелды Комплексска!!! Гранит ташларның берсе авылыбызның тыл батырлары һәм сугыш чоры балаларының якты истәлегенә куелды! Бөтен авыл халкының сугыш чорындагы хезмәт батырлыгы хөрмәтенә куелды бит ул шушы истәлек ташлары. Уразмәт авылында бу эш, бернинди Программаларны да көтеп тормыйча, халык көче белән булдырылды бу изге эш! ЙӨЗӘРЛӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ ИСЕМНӘРЕ!.. Аларның һәрберсендә, ким дигәндә өч-дүрт баласы, бик күп оныклар һәм туруннары бар. Шушы изге эшкә нибары алтмыш кеше матди ярдәм күрсәтте... Эшләр, әйе, бик авыр барды! Бу эш өчен, бер ел ярым вакыт кирәк булды! Бүген мин шундый нәтиҗә ясадым. Уразмәт авылында туып үсмәгән кешеләр, дистәләгән еллар буена шушы авылда гомер кичерсәләр дә, барыбер дә, чит кеше булып калалар икән!!! Мин генә түгел, шушы тойгыларны йөрәге белән кичереп, кимсетелеп-читләтелеп яшәп яткан кешеләр, бу авылда, миннән башка да, ни аяныч, бар!.. Әйе! Бар! Авылда алып барылган һәрбер изге эшемдә дә һәм һәрвакыт, миңа шушындый төсле күренешләргә очрарга туры килде һәм бүгенге көнне дә, мин алып барган изге эшләр, шулай авыр бара!.. Барлык эшләремдә дә, һәрвакыт, шулай булды! .. Авыл мәчетендә алып барылган ремонт һәм төзелеш эшләре, шуның ачык дәлиле! Аллаһ йортында, кош оясы кебек, зур булмаган авыл өендә, мәчеттә, югыйсә, сигез ел дәвамында ремонт эшләре барыр идемени!!! Ә, бит - дөрестән дә, шулай! Ярый ла, бу эш, мәчеттә алып барылган ремонт, төзелеш, газ кертү эшләре, быел, инде сигез ел дигәндә, төгәлләнсә!!! ИншәәАЛЛАҺ!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев