Предыдущая публикация
***
Катырмагыз күңелемне, берүк,
Бәхет өләшергә туганмын.
Рәнҗетмәгез саксыз караш белән
Изгелек һәм игелек – булганым.
Ирексездән бүре итмәң, берүк,
Алышларга килми чыгасым.
Балкып яшәң, юлыгызга, берүк,
Килми һич тә таяк тыгасым!
Алла биргән бәхетемнән, берүк,
Көнләшергә саксыз уйламаң.
Фәрештәләр саклый мине,
Зинһар, сабыр төпләремне буйламаң.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14