Предыдущая публикация
Тукта. Бер минутка, Кешем,
Дөнья мәшәкатең читкә куй...
Анаң исән икән, хәбәрең сал,
Соңга калсаң, басар чиксез уй.
Соңлый күрмә, бер кәлимә сүзең:
Хәлен бел, син, карчык анаңның...
Исән чакларында кадерен бел:
Җәннәт яткан ана табанын...
Авызыңнан өзеп күчтәнәчең җибәр,
Ул да сине шулай үстергән...
Бүген түгел әле, иртәгәгә калсын -
Бу сүзеннән күпләр үкенгән...
Ач түгелдер тамагы да аның,
Сөенә-сөенә чәйләп утырсын...
Җитмәс дөньяң җиткерәм дип,
Бу юлларны елап укырсың!
Яннарына ашык, буран димә.
Карын көрә кайтып анаңның.
Әниле чакның һәр минутын
Күзләренә карап аңларсың...
Соңга калма!
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2