1
Әссәләмәгәләйкүм диеп,
Башлаемчы сүземне.
Аллам ярдәмеңнан ташлама
Сагышланган күң(е)лемне.
Әйе, әйе сезгә әйтәмен,
Күңелемдә бар сагыш.
Көтмәгәндә бит,көнбатышта
Башланды канлы сугыш!
Әй,Ходаем,күпме ир-атлар
Юлланды шул якларга:
Илебезне,газиз Ватанны
Дошманнардан сакларга.
Сөйгәнен кайгыларга салып,
Сабыйларын елатып,
Ана йөрәккәен яндырып,
Китте дөнья калдырып...
Аллаһы Тәгаләм,ярдәм бир,
Ут эчендә булганга,
Йөрәк пәрам - минем улыма,
Якыннар,уланнарга!
Дошман дарылары куркыныч,
Дошман сезне аямый.
Күпме ир - ат кулсыз-аяксыз,
Урыныннан торалмый...
Ә күпләре сизми, белмичә,
Ятып калды чит якта.
Ходаем, сабырлыклар бирче,
Алар булсын оҗмахта!
Догаларыбыз кылаек без
Яланда калганнарга.
Хатыннарга, әниләренә
Яралар салганнарга...
Ходаем,раббем, һич туктамый,
Кайта бит "кара яшник".
Күпме түгелсә дә күз яшьләр
Карамый картын яшен...
2
Саклый күр , Аллам, ярдәм бирче,
Гәзиз балакаема.
Дога кылып,сиңа ышанам,
Сиңа,бер Ходаема!
Бисмилланы һич тә онытма,
Әйтеп йөр юлларыңда.
Фәрештәләрең сине саклар
Үтәсе юлларыңда.
Алла бирсә, бу ел,кышларда,
Тукталсын иде сугыш.
Күңелләребез тынычлансын,
Өтмәсен сары сагыш.
Ил-көннәребез имен торсын,
Ярдәм итче, Ходаем!
Бер Ходаемнан ярдәм сорап,
Бергә дога кылаек!
Яугирләрнең гомерен сорап,
Көн дә дога кылаек!
Бетсен сугыш,тукталсын сугыш !
Әйдә, дога кылаек!
"ИМАН СҮЗЕ" дигән мөнәҗәт әйтү конкурсанты - дипломант АЛСЫЛУ ДИЛЬМӨХӘМӘТОВАНЫҢ, МАХСУС СУГЫШ ОПЕРАЦИЯСЕНДӘ КАТНАШУЧЫ, газиз улына багышлап язылган мөнәҗәте.Мәчетле районы.
,
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2