ШУШЫ ҖИРГӘ МИНЕ ТАРТАЛАР"
Мәктәп еллары...Гомернең иң саф, изге, керсез бер мизгеле. Ул елларда алган фәһем һәркемнең тормыш юлында якты маяк булып балкый.Күрдем
урта мәктәбен 1968 елда тәмамлап, кулларына өлгергәнлек аттестаты алып,
олы тормыш юлына чыгучылар өчен агымдагы еп аеруча истәлекле булды.
Безнең мәктәп белән хушлашуыбызга 50 ел үтеп тә киткән . Вакыт сызыгын- да ярты гасыр күп урын алмаса да, илле ел уртача яшәгән бер кеше гомере- нә тиң бит ул.
Сабакташларны бу олы вакыйга юлга чакырды. Күпләребез туган төягебез
Башкортстанда яшәгәнлектән,җыелу артык мәшәкатьләр тудырмады.Төрле сәбәпләр белән очрашуга килә алмаганнар да очрашу хәлләрен белешеп торды.Бакыйлыкка күчкән сыйныфташларыбызны искә алдык. Арабызда оч-
рашуга беренче тапкыр килгәннәр дә бар иде .
Без узган гасырның илленче елларында туган буын вәкилләре.Башкорт-
станның халык шагыйре, якташыбыз Әнгам абый Атнабаевка ияреп ,"Горур-
ланам" шигыремдә язылганча:
Без - илленче ел токымнары,
Октябряттан юлны башладык.
Кызыл әләм тотып, ант итеп,
Пионер булып горур атладык.
Адымыбыз кыюлана төште
Комсомолга кергәч тагын да.
Яңа тормыш - коммунизм төзеп,
Яшәрбез дип аның таңында.
Совет чорында туып, коммунистик идеялар нигезендә, төпле белем, хез- мәт тәрбиясе, Атнабай шигырләреннән фәһем алып, үскән буын без.Шуңа да,тормыш диңгезен кичкәндә, сыйныфташларымның берсе дә югалып калмаган, һәрберсе матур тормыш юлы үткән. Язмыш сынауларына бирешми, җәмгыятьтә үз урыннарын табып, намуслы хезмәт нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешкән.
Без - илленче ел балалары,
Хезмәт сөеп үтте юлыбыз.
Бәлки шуңадыр да, үзебез
Кеше арасында горурбыз.
Чиктән ашса, әгәр горурлык,
"Тәкәбберләр алар!" - димәгез,
Без тыныч чорның балалары,
Намусларга , зинһар тимәгез!
Шигырь яздым сезгә , ләкин мин
Әнгам абый кебек язалмам.
Илленчедә туган баламын,
Шуңа да чиксез горурланам!
Әйе ,горурланырлык та бар шул ! Арабызда Русиянең атказанган шах- теры Фирдәвис Якупов, Русиянең атказанган нетфтьчесе Таһир Мортазин,Ру-
сия Федерациясенең иң яхшы укытучысы" исеменә лаек булган Русиянең ха- лык мәгарифе алдынгысы Зөһрә Нурмөхәмәтова, Башкортстан Республика-
сының атказанган укытучысы Дилия Шакирҗанова ,Башкортстан Республика-
сының атказанган төзүчесе Финат Шәрапов,Башкортстан Республикасының
атказанган нефтьчесе Фидәил Кәшапов,Башкортстан Республикасының атка-
занган икътисадчысы Рәдинә Гыйбадуллина, югары категорияле табиб, пол-
ковник Салават Ибраһимов, Русиянең сәламәтлек саклау алдынгысы табиб
Финәил Гыйлемшин,Башкортстанның сәламәтлек саклау алдынгылары таби- бә Хализә Ихсанова,шәфкать туташы Фәгыйлә Локманова,Русия кулланучы-лар җәмгыяте алдынгысы Рәйдә Габдуллина, "Русия кулланучылар җәмгыя- тенә күрсәткән хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнгәнТәрҗимә Шәм- сетдинова, Башкортстанның мактаулы нефтьчесе Сәгыйть Усманов, нефть , газ табу өлкәсендә эшләп,"Намуслы хезмәт өчен" медаленә лаек булган Әдиләт Әдиятуллина , Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлы- гының алдынгы хезмәткәре Гөлфирә Ситдикова, Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының Нефтекама шәһәре идәралыгында эшләп, Русия Федерациясенең хезмәт ветераны булып хаклы ялга чыккан Рәйфә Хайдарова һәм башка өлкәләрдә намуслы хезмәт күрсәтеп, "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исемгә лаеклы бик күп хезмәт алдынгылары бар .
Мәктәп еллары, матур хатирәләр калдырып, шаулап - гөрләп бик тиз
үтеп китте .Инде ул елларны сагынып искә генә алабыз. Мәктәптә укыганда ук үзаллы булуыбыз белән аерылып тордык. Сыйныфтан тыш чараларны оештыруда әүдем катнашырга тырыштык . Концертлар белән төрле авыл-
га ,хәтта күрше Яңавыл районы авылларына барып җитә идек . Әлбәттә ,бу укытучыларыбызның ,бигрәк тә сыйныф җитәкчебез Җәүдәт Миңнегәрәй улының тырышлыгының хезмәт җимеше, нәтиҗәсе булып тора .Җәүдәт абый Галиев, бездә үзе укыткан математика фәненә кызыксындыру максатыннан
күп көч салды. Тәҗрибәле укытучыбызның төрле методик алымнар кулланып үткәргән дәресләре дә,мавыктыр кичәләре дә әле булса хәтердә .Бер дә
гаҗәп түгел ,күп кенә сыйныфташларыбызның математика фәне белән бәй-
ле һөнәр сайлавы да. Ә Дилия Әхмәтова , Зөһрә Нурмөхәмәтова, остазлары
һөнәрен сайлап ,аның юлын дәвам итеп,зур уңышларга ирештеләр.
Очрашу кичәсенең икенче өлеше шәхси эшкуар Зәки Габсаликовның
кафесендә ,мул бәйрәм табыны артында дәвам итте. Табын гөрләп торды :
күмәк биюләр, җырлар .Яраткан җырларыбызның Зифинә Кәшапова, Әлфис
Суфиянов, Нурлыһөдә һәм Рәис Шәйнуровлар ,Зәһинә һәм Финат Шәрапов- лар ,Әнгам Габбасов,Фәйрүзә Якуповалар башкарышында яңгырауы күңел - ләргә хуш килде .
Зөһрә Нурмөхәмәтова ,сыйныфташларга багышланган альбом төзеп, мәктәп музеена бүләк иткән. Кичә барышында без бу альбом белән таны - шырга өлгердек .
Хөрмәтле ветеран укытучы,\\\ дәрәҗә "Хезмәт даны" ордены кавалеры,
Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты,мәктәпнең Әнгам Атнабаев
музеена нигез салучы Фидалия Мостафина музей экспонатлары, мәктәп ка- занышлары, авыл биләмәсе эшчәнлеге ,хуҗалык тормышы белән танышты- рып үтте .Туган ягымның шаулап иген үскән басуларын күреп сөендем.Эш- кәртелмәгән , чәчелмәгән , файдаланылмаган җирләр юк безнең якларда .
Ирексездән якташыбыз , Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атна-
баевның шигырь юллары искә төшә:
Күп җирләрне иңләп - буйладым,
Тик шулай да урау юлларым.
Юлларымнан бигрәк уйларым
Шушы җиргә мине тарталар .
Ул коткарыр, ул курчалап калыр
Бәла- казаларга юлыксам .
Кеше диеп мине йөретмәгез,
Шушы җирне әгәр онытсам .
Сагындырган туган ягыбызда сабакташлар белән очрашудан яңа тәэссо- ратлар, илһам алып ,илләр тынычлыгын теләп ,исәнлектә - саулыкта өч ел-дан соң тагын очрашырга сүз куешып таралыштык .
Венера Шәйхисламова-Солтангалиева,
Ветеран укытучы,
Башкортстанның мәгариф алдынгысы.
. Мәчетле районы
2018 ел
.
,
.
,
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев