Предыдущая публикация
Кире кайтмыйлар, алар, үткәннәр.
Аккан судай гомерләр уза,
Ашмый хыялга кайчак көткәннәр...
Сикәлтәле авыр юллары
Йөзгә сырлар, чәчкә чаллар сала.
Йөрәк кенә бирешми бары,
Яшь булып, мәңге яшь булып кала.
Йөрәгем картаймый шул бер дә,
Сер бирми әле, гел алга бара,
Ярсып ала ,
Гүя, унҗиде (17) аңа!
Әллә саннар урын алышкан,
Әллә инде мин үзем ялгышкан?
Кай арада гомерләр узган?
Бүген минем җитмеш берем тулган!(71)
Узсын әйдә,узсын гомерләр,
Тәгәрәсен ул ,тормыш арбасы!
Ә йөрәк янсын, дөрләп янсын,
Тик кузгалмасын аның ярасы!
Янмаган йөрәк ул ник кирәк?!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев